ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
3 февраль 2018, 10:45

Имзалар кабул итү тәмамланды

31 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Русия Үзәк сайлау комиссиясендә ил Президенты постына дәгъва итүче кандидатларны хуплап сайлаучылар имзалары җыелган документларны кабул итү тәмамлады.

Бу көнне сайлауларда катнашучы 8 кандидатның тиешле документларны тапшыру мөмкинлеге бар иде. “18.00 сәгатькә имзалар кабул итүне тәмамладык, – дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э. Памфилова. – Күрсәтелгән 6 кандидат аларны тапшырды, калганнары, кызганычка каршы, “дистанциядән төшеп калдылар” һәм бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр иттеләр. Хәзер үк шунысы билгеле: тавыш бирү бюллетенендә сигездән артык кандидат булмаячак. Шулай да аларның төгәл саны 10 февральдә, комиссия имзаларны тикшереп бетергәч, билгеле булачак”.

Имзаларны тапшырырга мөмкин булган соңгы көндә аларны Ксения Собчак (“Гражданская инициатива” партиясеннән күрсәтелгән), Максим Сурайкин (“КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ КОММУНИСТЫ РОССИИ” сәяси партиясеннән) тапшырган. Алардан алда бу имзалар җыелган документларны Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим иткән кандидат), Григорий Явлинский (“Российская объединенная демократическая партия “ЯБЛОКО” сәяси партиясеннән), Борис Титов (“ПАРТИЯ РОСТА” гомумрусия сәяси партиясеннән), Сергей Бабурин, (“РОССИЙСКИЙ ОБЩЕНАРОДНЫЙ СОЮЗ” ҖӘМӘГАТЬ ОЕШМАСЫ – СӘЯСИ ПАРТИЯСЕ) Үзәк сайлау комиссиясенә үзләрен хуплаган сайлаучыларның имзаларын тапшырган иде.

Парламент партияләре тәкъдим иткән ике кандидат – Владимир Жириновский белән Павел Грудинин (КПРФ) закон буенча бу процедурадан азат ителгән. Алар Русия Федерациясе Президенты постына кандидат итеп теркәлгән.

Әлеге вакытта Үзәк сайлау комиссиясендә алты кандидат тапшырган имзалар тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча теге яки бу кандидатны теркәү яки теркәмәү турында карар кабул ителәчәк.


Читайте нас: