ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 февраль 2018, 10:02

Адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана

Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясенең чираттагы рейды Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмилә Сәлимгәрәева, авыл Советы депутаты, фельдшер Анна Митрофанова, Юмаш урта мәктәбе директоры Ирина Соколова, яшьләр эшләре белгече Эльфира Әхмәтшина, участок уполномоченные Юрий Асанбаев, “Газпром Газораспределение – Уфа” җәмгыяте хезмәткәре Фидус Минһаҗев, МЧС хезмәткәре Рузил Галиев, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Рейд барышында комиссия Үзмәш, Митрә-Әюп, Юмаш, Уйбулат, Каратал, Яңа Почкак, Новосеменкино авылларында гомер итүче 18 гаиләнең яшәү шартын тикшерде. Комиссия рейды барышында балаларын үзләре генә тәрбияләгән аталар белән дә очрашырга туры килде. Бу гаиләләрдә балаларның әнисе һәлак булган очраклар белән беррәттән, сабыйларын ташлап чыгып киткән аналар да бар иде. Опекага бала алган берничә гаиләнең яшәү шартларын карадылар. Тәрбиягә бала алу – ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үзеңнеке кебек карау, дигән сүз. Опека бүлегенең төп бурычы – тәрбиягә алынган балаларның проблемаларын вакытында ачыклау, аларның яшәү шартларын тикшерү, вакытында хокукларын яклау. Балаларны яклау, аларны тормышның яман якларыннан саклау иң әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Һәр бала үсәргә, белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Әмма, балалар үсә төшкәч, төрле проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Һәм кайбер ата-ана, балаларның холкы үзгәрү сәбәпле, аларны кулга алалмый. Комиссия составында булган опека бүлеге хезмәткәрләре шушы һәм башка мәсьәләргә басым ясап, һәр гаиләне җентекле тикшерде.

“Газпром Газораспределение – Уфа” җәмгыяте хезмәткәре Фидус Минһаҗев, МЧС хезмәткәре Рузил Галиев тарафыннан йортта янгын хәвефсезлеге турында хәбәр бирә торган җайланмалар, газ һәм электр җиһазлары каралды.

Комиссия әгъзалары Юмаш авылында урнашкан чиркәүгә кереп, биредә янгын чыгу хәвефсезлеген тикшерде, аның әдәбиятын һәм документларын карады.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе рейды барышында бик күп мөһим мәсьәләләр ачыклана, аларны хәл итү юлларын бергә эзлиләр. Бәла аяк астында, диләр. Шуңа әлеге комиссия социаль хәвеф тудырган гаиләләрдә булган проблемаларны алдан ачыклап, аларның балаларын кайвакытта үз ата-анасыннан саклап калырга ярдәм итә. “Адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана”, —дип юкка гына әйтмиләр бит.


Читайте нас: