ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 февраль 2018, 10:17

“Безнең ил, безнең Президент, безнең сайлау”

2018 елның 18 мартында үтәчәк илнең иң зур сәяси вакыйгасының лозунгы шулай яңгырый, дип хәбәр итә Русия Үзәк сайлау комиссиясе.

Әлеге көндә сайлау турындагы плакатларның бизәлеше тәмамланган. Яңартылган дизайнлы мәгълүмати плакатлар февральнең тәүге көннәреннән үк илнең барлык шәһәр-районнарында да урнаштырыла башлаячак.

Студентлар укыган шәһәрләрендә тавыш бирә ала

Сайлауда тавыш бирәчәк яшь ватандашларыбызның күпчелеген студентлар тәшкил итә.

Ил Президентын сайлаган көнне алар укыган урыннары буенча шәһәрләрдә булачак. Алар өчен махсус ролик эшләнгән һәм анда ничек тавыш бирергә өйрәтелә. Бу җәһәттән сораулар булса, шулай ук 8-800-707-2018 телефоны саннарын җыеп, Русия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат-белешмә үзәге белгечләренә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Илнең В.В.Путинны хуплаучы Студент штаблары һәм «Putin Team» хәрәкәте белән берлектә «Кубок лидеры» уеннарына старт бирелде. Бу башлангычка Уфа студентлары да кушылды.

Һәркемгә уңайлы булсын өчен

Сайлау көнендә сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнар да үз конституцион хокукларын тоткарлыкларсыз башкара алсын өчен махсус шартлар булдырыла.

Начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе сайтында аудиоформатта инвалид сайлаучылар өчен 18 мартта тавыш бирү тәртибе турындагы белешмә урнаштырылган, шулай ук яшәгән урында тавыш турында да белешеп була.

Моннан тыш, республиканың “Яшь гвардия” активистлары, социаль ярдәм фонды вәкилләре сайлау участокларының коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы, алар керә алырлыкмы-юкмы икәнлеген тикшергәннәр. Моннан тыш, сайлау комиссиясе бинасы янында машина кую өчен махсус җиһазландырылган урыннар булу-булмавы да исәпкә алынган.


Читайте нас: