ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 февраль 2018, 10:35

Укытучы – яшәргә өйрәтүче

“Укытучы” дигән горур исем гасырлардан гасырларга килә. Әлеге һөнәр елдан-ел камилләшә генә бара. Бүгенге көн укытучысының белемнәре узган гасыр укытучысыныкы белән чагыштырырлык түгел.

Безнең тормышка килеп кергән яңа технологияләр, заманча инновацияләр, укыту ысуллары – болар барысы да бүгенге көн укытучысын тасвирлый. Әмма шул ук вакыттта укытучыларда үзгәрешсез кала торган сыйфатлар бар. Ул – балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Ә инде һөнәри осталыкны ачыклаучы конкурс укытучы һөнәренең абруен күтәрү максаты белән оештырыла. Районда матур традиция төсен алган “Ел укытучысы” конкурсы быел унбишенче тапкыр оештырылды. Тозлыкуш урта мәктәбенең математика укытучысы Люция Сафуан кызы Латыйпова, Аблай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Шамил кызы Гәрәева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Хәмит кызы Гәрәева, Рәҗәп урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Мансаф кызы Габделбасыйрова, гимназиянең математика укытучысы Гөлнара Мәснәви кызы Латыйпова, Тайняш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинова, Юмаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Маргарита Владимировна Антонова, Яңа Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Альбина Ринат кызы Ханова, Иске Бәшир урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльза Рөстәм Макулова, Үрнәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Хәмит кызы Исламова һәм Калмашбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Айрат кызы Габдуллина кебек сәләтле, иҗади эшләүче мөгаллимнәргә конкурсның район этабында катнашып, педагогик осталыклары, тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Бәйге шартлары буенча конкурсантларның һәрберсе ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте. Бихисап сынаулар аша үтеп, конкурсның соңгы этабына, йомгаклау өлешенә алар Чакмагыш гимназиясенә җыелдылар. Бәйгедә катнашучылар өчен янып-көеп утырырга хезмәттәшләре дә килде. Иң башта чараны алып баручы гимназия укытучысы Айгөл Дамир кызы Әрдәширова жюри әгъзалары белән таныштырды. Аның рәисе — мәгариф ветераны, Башкортстан республикасының атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, “Иң яхшы укытучы – 97” исеменә лаек булган Розалия Нурхәниф кызы Васикова, жюри әгъзалары – РФ мәгариф отличнигы үрнәк урта мәктәбенең физика укытучысы Айдар Рафаэль улы Мөдәрисов, Тайняш урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Мәүлияр кызы Сөләйманова, гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары – Гөлнара Ильяс кызы Насыйбуллина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина конкурсантларны бәһалады. “Ел укытучысы – 2017” бәйгесенең район этабында җиңүче, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова катнашучыларны тәбрикләп, бәйгедә уңышлар, иҗади көч теләде. Финалчылар ун минутлык чыгыш вакытында үзләренең педагогик хезмәт юлларын бәян итеп, тәҗрибәләрен презентацияләргә һәм үзләре турында сөйләргә тиеш булдылар. Һәр бәйгеченең чыгышында үзенә генә хас, башкалардан аерылып торган сыйфатлар булуы сокландырды. Алар үзләрен

бар яклап та күрсәтеп, осталыкларын, камиллеккә омтылуларын дәлилләделәр. Ә иң мөһиме — һәрберсенең язмышында укытучы булу – ул һөнәр генә түгел, ә үзеннән яктылык сирпүче яшәү рәвешенә әйләнүен исбатладылар. Конкурсантларның чыгышларын караганнан соң шуны аңладым мин: укытучы һөнәре һәркемгә дә бирелми. Укытучы – ул табигать бүләк иткән талант, нәкъ шуңа күрә дә бу талантны университет та, колледж да тулысынча биреп бетерә алмый.

Балаларны ярату һәм яраттыра белү — иң мөһиме әнә шулдыр. Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар “ачык дәрес”, “осталык дәресе”ндә яңа эш алымнарын, заманча фикерләү сәләтләрен, югары һөнәри осталыкларын бәйгенең беренче һәм икенче этабында исбатлаган иделәр. Өченче этаптагы визит карточкасы чыгышларын карагач, жюри әгъзаларына, әлбәттә, җиңүчене сайлау җиңел булмагандыр.

–Быелгы бәйге барышында конкурсантларның яхшы әзерлеге, җитди караш туплаулары сокландырды. Һәрберсе эчтәлекле дәресләр, мавыктыргыч эш алымнары белән үзенчәлекле укытучы булуларын исбатладылар. Чыннан да, аларның укыту һәм балаларга тәрбия бирү процессына багышланган эшчәнлекләре югары бәһага лаек”, – диде жюри рәисе Розалия Нурхәниф кызы Васикова.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева укытучыларны бәйгедә ныклы әзерлек белән катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулавы белән котлады, Мактау грамоталары тапшырды.

“Интеллектуаль потенциалны формалаштыру” номинациясендә Яңа Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Альбина Ханова, “Педагогик илһам” номинациясендә – Үрнәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлназ Исламова, “Яшьлек һәм педагогик перспектива” номинациясендә – Иске Бәшир урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльза Макулова, “Мәгарифтә традицияләр һәм инновацияләр” номинациясендә – Калмашбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Габдуллина, “Алтын фонд” номинациясендә – Тозлыкуш урта мәктәбенең математика укытучысы Люция Латыйпова, “Укытучы – иҗатчы, үз эшенең остасы” номинациясендә – Аблай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Гәрәева бүләкләнде.

“2018 елның яшь укытучысы” исемен Рәҗәп урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Габделбасыйрова алды.

“2018 елның рус теле һәм әдәбияты укытучысы” исеме Тайняш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гузәлия Бәдертдиновага бирелде.

“Ел укытучысы –2018” призерлары исемнәрен Юмаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Маргарита Антонова белән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Гәрәева яулады.

“Ел укытучысы –2018” җиңүчесе исеменә гимназиянең математика укытучысы Гөлнара Латыйпова лаек булды.
Читайте нас: