Русия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Русия Президенты постына кандидат итеп теркәде.
Гамәлдәге ил җитәкчесе сайлаучылар имзаларын җыю нәтиҗәләре буенча теркәлгән беренче кандидат булды. Үзәк сайлау комиссиясендә шулай ук Борис Титов, Григорий Явлинский һәм Сергей Бабурин да теркәләчәк, дип расладылар.
Республика Үзәк сайлау комиссиясендә
Башкортстан Республикасың Үзәк сайлау комиссиясе 5 февральдән Русия Федерациясе Президентын сайлауны үткәрү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырды.
Бу линия агымдагы елның 18 мартында үтәчәк ил башлыгын сайлау вакытында гражданнарның сайлау хокукын гамәлгә ашыру һәм яклауны һәм мәгълүматлат тулылыгын тәэмин итү максатында оештырыла.