ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 февраль 2018, 10:42

Изге рухы дәртләндереп яши

Биш ел элек, февральнең тәүге иртәләренең берсендә, районыбыз гына түгел, тугандаш Башкортстан һәм Татарстанның мәдәни дөньясы олы югалту кичерде: күренекле шагыйрь, ялкынлы каләмле журналист, булдыклы җитәкче, актив җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, ихлас аралашучан, гади, кешелекле кеше Марис Назыйф улы Нәзиров авыр чир белән көрәшеп, якты дөньядан мәңгелеккә күчте.

Иҗатының яңа көч белән ярсу чишмәдәй ургылган мәлендә, өр-яңа идеяләр, кыю башлангычлар, дуслык-туганлык күперләрен ныгытучы әдәби-рухи багланышлар уртасында кайнаганда санаулы айлар, көннәр эчендә генә мае беткән шәм кебек кинәт сүнде. Актив тормыш позициясе, язмышына төшкән олы сынауларны үткәрә белүе белән сәламәтлегенә нинди мәкерле куркыныч чир янавын ул сизми дә калды…

Вакыт күңел җәрәхәтләрен уңалта, олы хәсрәтләрне баса, диләр. Бәлки шулайдыр да. Әмма якты дөньяда изге гамәлләре белән тирән эз калдыра белгән олы шәхесләрне югалту әчесе аны белүче, аның белән аралашып яшәгән кешеләр күңелендә шул буын кешеләре яңаларга алмашынганчы гына түгел, ә бәлки дистәләгән еллар, хәтта гасырлар үткәч тә саклана әле. Андыйларны һич онытмыйлар, якты истәлекләрен кадерләп саклыйлар да.

Узган атна ахырында районыбызда күпкырлы талант иясе Марис Назыйф улы Нәзировны искә алу мәртәбәле чара итеп оештырылды. Шимбә көнне ул сигез елга якын гомерендә җитәкчелек иткән, заманча реконструкция үткәреп, республикада өлгеле матбугат йортына әверелдергән, талантлы хезмәткәрләр коллективы туплап, өр-яңа эш алымнарын кыю керткән, эшчәнлеген үз-үзен икътисадый яклый ала торган Чакмагыш мәгълүмат үзәге бинасында аның истәлегенә тактаташ ачудан башланды берчә моңсу, берчә шатлыклы ул тантана. Яхшы сыйфатлы кара гранит плитага аның уйчан, мөлаем йөзе төшерелгән һәм 2002-2009 елларда биредә җитәкчелек итүе турында башкорт һәм рус телләрендәге язулар уелган. Шушы уңайдан җыелган район җәмәгатьчелеге, мәрхүмнең хезмәттәшләре, туганнары, республиканың күренекле шәхесләре алдында иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. Ул әдипнең тормыш һәм хезмәт юлын байкап, күренекле якташыбызның башкорт һәм татар халыклары арасында гына түгел, илкүләм дуслык җепләрен ныгытуга керткән хезмәтен, районыбыз өчен олы тырышлыгын лаеклы бәһалады, аның исемен мәңгеләштерү эше артабан да дәвам иттереләчәген билгеләде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: