ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 февраль 2018, 11:03

Районыбыз киләчәге яшьләр кулында

“Яшьлек бит ул бер генә, уза икән тиз генә”, – дип җырлыйлар бүген танылган артистларыбыз. Әйе, яшьлек – ул чәчәк аткан гөл кебек, тик бер вакытта гына була.

Шул вакытта яшьлектә булган көчне һәм дәртне мөһим эшкә, ниндә булса яңарышларга юнәлтү мөһим. Безнең район яшьләре арасында да гыйльми-тикшерү эшләрендә, музыкаль биеклекләрдә, төрле спорт ярышларында район, республика данын яклап, хәтта халыкара конкурсларда югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр күп. 3 гыйнвар көнне районыбыз яшьләре, элеккегечә, студентлар очрашуына җыелды. Анда алар бер-берсе белән күреште, яңа тәэссоратлар алды, фикерләрен уртаклашып, тәҗрибә алышты.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев һәм аның урынбасарлары, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева катнашты.

Тәүдә студентлар Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә үткән спорт ярышларына җыелды. Биредә алар армрестлинг һәм волейбол уенында көч сынашты.

Чараның тантаналы өлеше район мәдәният йортында үтте. Республикабызның төрле уку йортларында белем алган студентларны район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләде. “Бүген бик күп сораулар буенча, элек ел саен үткәрелгән студентлар белән очрашу йоласын кайтарырга булдык. Безгә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, Башкортстан дәүләт авиация университеты белгечләре, табиблар, дизайнерлар һәм башка уку йортларында белем алган белгечләр кирәк. Районыбызда төпләнгән яшьләр өчен төрле юнәлешле программалар тормышка ашырыла. Сезне районыбызда көтеп алабыз, киләчәктә дә күзләрегез гел янып торсын, башлап эш итү сыйфаты һәм егәрлегегез һәрвакыт ташып торсын”, – диде ул. Хакимият башлыгы шулай ук студентларны районыбызда тормышка ашырылачак проектлар белән таныштырды, кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Төрле өлкәләрдә җиңү яулаган студентлар Тимур Сәетгәрәев, Ленар Шәймөхәммәтов, Айгөл Гәрәеваны мактап телгә алды. Чыгыш ахырында Реканс Фәнил улы барлык студентларны якынлашып килгән РФ Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.


Читайте нас: