ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 февраль 2018, 10:42

Сайлау бюллетене тексты расланды

Русия Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 18 мартында үтәчәк Русия Федерациясе Президентын сайлауда кулланылачак сайлау бюллетене текстын раслады.

Аңа алфавит тәртибендә 8 кандидатның исем-фамилияләре теркәлгән. Документның өске өлешендә аны тутыру тәртибе аңлатылган мәгълүматлар урнаштырылган. Һәр фамилия каршында кандидатның туган елы, яшәгән урыны, башкарган вазифасы һәм аны тәкъдим иткән субъект (партиядән яки үзен-үзе күрсәтү юлы белән) язылган.

Исемлек түбәндәге тәртиптә төзелгән: Сергей Николаевич Бабурин, Павел Николаевич Грудинин, Владимир Вольфович Жириновский, Владимир Владимирович Путин, Ксения Анатольевна Собчак, Максим Александрович Сурайкин, Борис Юрьевич Титов, Григорий Алексеевич Явлинский.

Чит илләрдә, шул исәптән Байконур территориясен дә кертеп, тавыш бирү бюллетеньнәре 16 февральгә кадәр әзер булырга һәм кабул ителергә тиеш.

Исемлекне һәм бюллетень текстын раслар алдыннан Үзәк сайлау комиссиясе җыелган имзаларны җентекләп тикшерде. Аларның дөреслеккә туры килми дип табылганнарының процент күләме рөхсәт ителгән нормадан артмый.

Читайте нас: