ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 февраль 2018, 11:24

Төбәктә күчмә киңәшмәләр үтә

Республикада Русия Президентын сайлауны әзерләү һәм үткәрү буенча күчмә семинар-киңәшмәләр үтә. Аның чираттагысы Яңавыл районында булды. Районның сайлау комиссияләре һәм ведомстволар вәкилләре белән Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев белән республиканың Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Хәйдәр Вәлиев очрашты.

Төбәк парламенты спикеры алда торган иң мөһим сәяси кампаниягә әзерлек һәм аларны оештыруга кагылышлы максатларны аныклады һәм Русия Президенты бөтен халык сайлавы белән билгеләнә, шуңа да дәүләт җитәкчесен сайлауда тавыш бирергә хокукы булган һәр гражданин катнашырга тиеш, дип ассызыклады.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе территориаль һәм участок сайлау комиссияләре алдында торган бурычларны билгеләде, алар җирле хакимият органнары белән берлектә хәл ителергә тиеш, диде. Сайлаучыларга бу мөһим кампания турындагы мәгълүматларны җиткерүнең төрле формаларын (басма һәм интернеттагы матбугат чараларын, телевидение, радио) кулланырга кирәк, дип ассызыкланды.

“Участок сайлау комиссияләре һәм дәүләт җитәкчесен сайлауны оештыручылар алдында Русия Үзәк сайлау комиссиясе куйган төп максат – сайлауны ачыклык, хәбәрдарлык принципларына нигезләнеп үткәрү, җәмгыятьнең һәм тавыш бирүчеләрнең аларның нәтиҗәләренә ышанычын тәэмин итү, шулай ук һәр сайлаучыга үз вакытында аларны үткәрү, тавыш бирү урыннары һәм вакыты, сайлаучылар исемлегенә кертү өчен гариза бирү тәртибе һәм башка мәгълүматны бар тулылыгында җиткерү”, – диде үз чыгышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев.

Очрашуда шулай ук алда торган сайлау кампаниясе вакытында гамәлгә кертеләчәк яңалыклар һәм үзенчәлекләр турында да сүз барды.


Читайте нас: