ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 февраль 2018, 11:01

Түләүсез эфир вакыты бүленде

Башкортстанда Русия Президенты постына дәгъва итүче кандидатлар һәм аларны тәкъдим итүче сәяси пар-тияләр өчен түләүсез эфир вакыты бүленгән. Җирәбә процессын төбәк Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев ачып, сайлау кампаниясенең чираттагы этабы вакыты һәм киң-күләм мәгълүмат чаралары аша агитация алып бару кагыйдәләре турында сөйләде. Агитация алып бару өчен түләүсез эфир вакыты “Россия-1”, “Россия-24”, “БСТ” телеканалларында, “Радио России”, “Маяк”, “Вести ФМ”, “Юлдаш” һәм “Спутник ФМ” радиоканалларында рәсми теркәлгән 8 кандидат һәм җиде сәяси партия арасында бүленгән.

Түләүсез агитация тапшырулары 19 февральдән башланып 16 марткача дәвам итәчәк, һәр радиотелеканалга 510 минут бүленә.
Читайте нас: