ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 февраль 2018, 18:30

Камералар һәм җиһазлар сыналды

Русия Президентын сайлау көнендә Башкортстанда 1078 объект видеокүзәтү астында булачак. Алар арасында территориаль сайлау комиссиясенең 69 бинасы да бар. Камералар трансляцияне тоташ ил территориясендә 17 мартта башлап, эшчәнлекләрен 19 мартта, барлык бюллетеньнәр саналып, нәтиҗәләр ясалап беткәч, туктатачак. Дәүләтнең иң мөһим сайлауларында кулланылачак заманча җиһазлар презентациясен журналистлар, сәяси партияләр вәкилләре һәм күзәтүчеләр өчен Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе күрсәтте. КОИБ-2017 һәм видокүзәтү җиһазларының эшчәнлеге Уфа сәнгать училищесында урнашкан 115 санлы сайлау участогы мисалында сыналды. Оештыручыларның сайлау көнендә башкарылачак һәр этабы турында җентекләп комиссия әгъзалары һәм төбәк Үзәк комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сөйләде.

Сайлау көнендә сайтта теркәлеп, Русия һәр төбәгендә үткән сайлаулар барышын күзәтергә мөмкин булачак.

Территориаль сайлау комиссияләрендә камералар 18 мартта 20.00 сәгатьтә эшли башлаячак һәм документлар кабул итеп бетерелгәч туктатылачак. Бу участок комиссияләре протоколларын кабул итүгә җәмәгать күзәтчелеген тәэмин итү өчен шартлар тудырачак.


Читайте нас: