ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 февраль 2018, 18:36

“Русиянең чаңгы юлы”на Чакмагыш та актив кушылды

Үткән шимбәдә район үзәгендәге чаңгы трассасында ХХХVI ачык Гомумрусия күмәк халык катнашлыгындагы спорт чарасы – “Русиянең чаңгы юлы-2018” үтте. Бу ярыш – илнең барлык төбәкләрендәге торак пунктларда үтә торган иң зур кышкы спорт бәйрәме. Анда спортны бу төрен яратучы һәр кеше катнаша ала. Сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалаучы бу бәйгегә безнең район да актив кушылды, Чакмагышта һәм авыл биләмәләрендә бу көнне 1682 райондашыбыз чаңгыга басып, үз мөмкинлекләрен сынады.

Чакмагыш авыл биләмәсендә үткән зур спорт бәйрәмен әлеге биләмә башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Миләүшә Марс кызы Гыймаева ачып, анда катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Ярышларда укучылар гына түгел, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә актив катнашты – төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган 300 кеше гомумдәүләт спорт бәйрәменә кушылды. Чарага шулай ук медицина, эчке эшләр бүлеге вәкилләре җәлеп ителде, мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлешне, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре бәйгечеләрне кайнар чәй һәм камыр ашлары белән тәэмин итте.

Ярышлар 9 яшь категориясе буенча үткәрел-де, аларның һәркайсысы буенча ярышкан чаңгычылар билгеләнгән озынлыктагы трассаны үтте. Тәүге төркемдә – район мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында белем алучы кызлар арасында гимназия кызларына тиңләшүчеләр булмады: Дарина Гомәро-ва – беренче, Юлия Мортазина – икенче, Лилия Сәлихова финиш сызыгын өченче булып кисеп үттеләр. Шул ук яшьтәге малайлар арасында 1-нче урта мәктәбеннән Илнар Кирәев – беренче, Руслан Шәйдуллин – икенче, гимназиядән Руслан Зәйдуллин өченче булды.

Артабан 5-7 сыйныф укучылары ярышты. Кызлар арасында гимназиядән Арина Вәлиева – беренче, 1-нче урта мәктәптән Диана Габдуллина – икенче, гимназиядән Гүзәл Сафуанова өченче урыннарга чыкты. Малайлар арасында җиңүчеләр барысы да гимназиядән булды: беренчелек – Данияр Гәрәевта, икенче урын – Ка-мил Фазлыйәхмәтовта, өченчесе – Владислав Әрдәшировта.

8-9 сыйныфта укучы кызлар арасында 1-нче урта мәктәптән Анна Дмитриева – беренче, гимназиядән Рената Әһәдуллина – икенче, 1-нче урта мәктәптән Эльвина Шәфыйкова өченче урынны, егетләр арасында 1-нче урта мәктәптән Руслан Хәтмуллин – беренче, гимназиядән Артем Гомәров – икенче, шул ук уку йортыннан Надир Казаев өченче урынны яулады.

10-11 сыйныфларда белем алучы кызлар арасында 1-нче урта мәктәптән Зилара Гайсина – беренче, гимназиядән Гөлназ Йосыпова икенче булды, егетләр арасында янә гимназиялеләр үзләрен иң көчлеләре итеп танытты: Вадим Мөхәммәтов җиңү пьедесталының беренче, Булат Дәүләтов – икенче, Марат Мөлеков өченче баскычына күтәрелде.

Ярышларда катнашудан өлкәннәр дә ямь-чәм алды. 18-29 яшьлек хатын-кызлар арасында Регина Вә-лиева (район хакимияте хезмәткәре) җиңүче булды, егетләр арасында Азамат Гыйззәтуллин (студент) – беренче, Илнур Ямалеев (студент) – икенче булды. 30-39 яшьлек хатын-кызлар арасында гимназиядән Сөмбел Халикова – беренче, район Советыннан Индира Гәрәева – икенче, муниципаль район хакимиятеннән Айгөл Нәбиева өченче урынга чыкты. Ир-егетләр арасында Чакмагыш электр челтәрләре оешмасыннан Илшат Муллаянов – беренче, шәхси эшкуар Алмаз Гәрәев икенче урынны яулады.

40-49 яшьлек хатын-кызлар арасында “Росгосстрах”тан Дамира Низамова җиңүче булды, ир-егетләр арасында Олег Солтанов – беренче, Ришат Хафизов – икенче, республика адвокатлар коллегиясенең Дим филиалында эшләүче райондашыбыз Данил Кинҗәкәев өченче урын алды.

50-65 яшьлек хатын-кызлар арасында хаклы ялдагы Мөнирә Газизова-га тиңләшүче булмады. Ир-атлар арасында Октябрьский электр челтәрләренең райондагы филиалы хезмәткәре Фәрит Големов – җиңүче булды, хаклы ялдагы Әлиф Газизов пьедесталның икенче һәм Наил Габдуллин өченче баскычына күтәрелделәр.

66 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр категориясендә хатын-кызлар арасында Фәнилә Шәфыйкова җиңүче, ир-атлар арасында Сергей Гусев – беренче, Марат Хафизов – икенче, Тәбрис Шәңгәрәев өченче булып финиш сызыгын үтте.

Ярышлар тәмамлангач биләмә башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Миләүшә Гыймаева җиңүчеләргә тантаналы шартларда грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре “Русиянең чаңгы юлы-2018” ярышында катнашучыларга һәм аны оештырырга ярдәм итүчеләргә, шулай ук иганәчеләргә матди ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт белдерә.


Читайте нас: