ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
20 февраль 2018, 10:57

Үз җиребездә, тынычлыкта яшик

Һәр елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә һәм, билгеле, бу көн — ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалчыларны искә алу, хәтер көне дә. Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз ел саен очрашуга җыелалар һәм хәрби хезмәттә узган яшьлекләрен искә алалар. Быел да очрашуга килгән әфганчылар бер-берсе белән шатланып — кочаклашып, куллар кысышып исәнләштеләр. Традиция буенча, бу очрашу хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәк-гөлләмәләр салу белән башланды. Өч дистә елга якын вакыт үтсә дә, аларның йөрәкләрендәге авыр тойгыларын, алар күргән газапларны юып төшерү мөмкин түгел. Һичкайчан кулына мылтык та тотып карамаган япь-яшь егетләр яу кырына чыгып китә, сугыш мәхшәре эчендә кайный, кайберләре Әфганстан туфрагында ятып кала… Сугышчы-интернационалчы һәйкәле янында яу кырында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

–Без Әфган сугышында катнашучыларның күрсәткән батырлыкларын бөтен тирәнлеге

белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Бу көнне без исән-имин туган якка әйләнеп кайткан әфганчыларга рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны ахыргача тугрылык белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Яшь буынга батырлык үрнәге булдыгыз. Ел саен очрашып күрешү, аралашу, һәлак булган алты райондашыбызның каберләренә барып чәчәкләр салу, аларның әниләре яшәгән йортларда булып, хәлләрен белүегез өчен рәхмәт. Бу матур традиция дәвам итсен. Киләсе елда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Искә алу көнен дә зурлап, икенче форматтарак оештырырбыз,

чөнки мондый очрашулар бик кирәк. Чын күңелемнән сезгә күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш, уңышлар телим, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.

Район хәрби комиссариаты начальнигы Альберт Хәбиров, рәхмәт сүзләренә кушылып:

“яугир якташларыбыз үзләренең кешелеклелек сыйфатларын – каһарманлык, чыдамлык, игелеклелек күрсәттеләр”, – дип басым ясады. Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәр, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы китерде. Ул вакыйгалардан соң күп еллар үтүгә карамастан, сезнең батырлыгыгыз онытылмас. Барлык сугышчы-интернационалчыларга, аларның гаиләләренә һәм якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим, – диде Альберт Хәниф улы. Күп кенә яугир якташларыбыз дәүләтнең зур бүләкләренә лаек булды. Рапаттан Хәйдәр Зиннәтуллинның батырлыгын бәһалаган медаль аны хәтта 17 елдан соң эзләп тапты.

Әфган сугышы тынуга 29 ел вакыт үтүгә карамастан, яугир якташларыбызның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, Әфган сугышы ветераннарын “Башак“ кафесына чакырдылар. Биредә алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре истә калырлык кичә үткәрде.

–Бу истәлекле көндә ел саен җыелуыбызга мин бик шат. Каразирек авылыннан өчәү килдек, – диде яугир-интернационалчы Ирек Бохаров.

– Бик күпләр, кызганычка каршы, бу көнне бергә җыела алмыйлар. Мондый мөмкинлек тудырганнары өчен район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улына, интернационалчы-яугирларның район оешмасы җитәкчесе Җәвит Хәниф улына рәхмәт белдерәбез.

“Мондый очрашулар бик кирәк. Без аларда яшьлегебезне искә алабыз, киңәшләшәбез,

рәхәтләнеп сөйләшәбез, – дип сүзгә кушылды Сыйрышбаш авылыннан яугир якташыбыз Мансаф Рәхимов. Без яугир якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, аларга исәнлек-саулык телибез. Һәр елны шулай җыелып матур чара үткәрергә язсын. Дөньяларыбыз имин, илләребез тыныч булсын!
Читайте нас: