ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 февраль 2018, 12:56

“Игезәкләр – бизәкләр” бәйрәме

Гаилә учагы


Игезәк бала дөньяга килү –табигать могҗизасы. Әти-әни өчен дә икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет сирәк кешеләргә генә бирелә. Безнең Чакмагыш авылы да игезәкләргә уң булган авыл дисәк, һич тә ялгыш булмас.
Республикада игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә “Игезәкләр – бизәкләр” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә кече яшьтән алып олы яшькәчә берсеннән-берсе матур, күркәм 18 пар игезәкләр килде. Барысы да бер сәхнәгә җыелгач, алардан күзләр камашты. Игезәкләрнең иң өлкәненә 5 дистәдән артык, ә иң бәләкәйләренә 2,5 яшь. Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе һәм район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Әхәт кызы Газизова, бәйрәмне ачып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Нәбиева катнашып, үзенчәлекле, күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен белдерде.
Республикада татар телендә чыгучы “Өмет” гәзите мөхәрририяте үткән елда “Игезәкләр – бизәкләр” дип аталган фотоконкурс игълан иткән иде. Районыбызда яшәүче игезәкләр дә, бу чарада читтә калмыйча, үзләренең фотосүрәтләрен җибәреп, “Өмет” гәзитенең җиңүчеләре дә булганнар. Шул уңайдан бәйрәмгә бүләкләр белән кайткан якташыбыз, журналист Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина җиңүчеләрне котлап, Чакмагыш авылыннан Лениза һәм Луиза Шәеховалар, Динислам һәм Нурислам Гыйлем-хановлар, Вадим һәм Радмир Мирсаяповлар, Дарина һәм Альберт Федоровлар, Ташкалмаш авылыннан Динара һәм Дилара Нәбиуллиналар, Югары Аташ авылыннан Альберт һәм Альфред Ташбулатовларга истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Бу күркәм чарада журналист, “Кызыл таң” гәзитенең Чакмагыш, Илеш, Бакалы районнары буенча үз хәбәрчесе Венера мәҗитова да катнашты. Бәйрәм түренә бәләкәч игезәкләр: Рамазан, Кәрим Хөсәеновлар, Линиза, Луиза Шәеховалар, Артур һәм Артем Гарифуллиннар, Дарина, Альберт Федоровлар, Динар, Линар Хәкимовлар, Арина, Алина Суховалар, Илнар, Илназ Хафизовлар, Вадим, Ратмир Мирсаяповлар, Диана, Лиана Гәрәевалар, Айсылу, Алсу Насыйбуллиналар чакырылды. Табигать могҗизасы игезәкләр, үзенчәлекле парлар – алар бер-берсенә ике тамчы су кебек тә охшаган, берәүләре бераз аерылалар, ике төрле җенестән малай һәм кыз булып туганнары да бар. Китапханәче Гөлнур Саяпова нәниләр белән ихлас аралашып, төрле кызыклы сорауларга җавап алды, уеннар оештырды. Үсмер игезәкләр Азалия һәм Алмаз Сәлимовлар сабыйларга музыкаль күчтәнәч тә алып килде: оста итеп гитарада матур көйләр башкардылар.
Статистика буенча, игезәкләр яңа туган сабыйларның ике процентын тәшкил итә. Аларның ничек яралганын медицина да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Бу нәселгә, геннарга, ата-ананың яшенә дә бәйле, диләр. Ничек кенә булмасын, бер көнне дөньяга аваз салган игезәкләргә сокланмый мөмкин түгел! Бәйрәмне дәвам итеп, мәктәптә укучы, студент игезәкләр: Чакмагыштан Азалия һәм Алмаз Сәлимовлар, Лида, Лира Бакировалар, Ташкалмаш авылыннан Динара, Дилара Нәбиуллиналар, Сыйрышбаш авылыннан Данис һәм Денис Гаскәровлар да түрдән урын алдылар. Алар үзләре белән та-
ныштырып, тормышта төрле маҗараларга юлыгырга туры килүләрен сөйләделәр. Очрашуны алып баручы китапханәче Илсөяр Әһәдуллина игезәкләргә кызыклы сораулар бирде, уеннар оештырды. Тамаша әнә шулай бик кызыклы, уен-көлке белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучылар арасында да игезәк оныклары булган картәниләр — Үрнәк авылыннан Зөлфия Низамова, Чакмагыш авылыннан Мөнирә Әнвәрова шатлыклары белән уртаклаштылар. Чакмагыш һөнәрчелек лицее укучысы Ильяс Гайсаров үзенең матур тавышы белән таң калдырып, шаян җыр бүләк итте.
Олырак яшьтәге игезәкләрдән бәйрәмгә 4 пар килгән иде. Бүздәк районы Ишмәкәй авылында туып үскән, ике тамчы су кебек охшаш, мөлаем йөзле Ризидә һәм Ризилә Тимерҗановаларның икесе дә Чакмагышка килен булып төшәләр һәм икесе дә бер үк төрле һөнәр сайлап, озак еллар дәваханәдә эшлиләр. Рапат авылыннан Лена һәм Лида Батыровалар, Рәҗәптән Альбина һәм Алина Нургалиевалар хакын да “Без икебез – бербөтен” дип әйтергә булыр иде. Әмма икесе бер тамчы су кебек охшаш игезәкләрнең дә һәрберсе – аерым бер кеше. Шуңа да бәйрәмдә китапханәче Алсу Гәрәева аларның охшашлыкларын санап кына калмады, ә аерылмалы якларын, һәрберсенең характерын, талантларын, үзенчәлекләрен дә ачарга тырышты. Ә менә, Айсылу һәм Айгөл Такиянузовалар, бер-берсенә охшамасалар да, Ходай Тәгалә аларга табигый талантны мулдан бүләк иткән. Бер гаиләдә үскән өч кыз башкаруында — игезәкләргә тагын да Ләйсән апалары да кушылып — бәйрәмдә “Кадерлеләребез” җыры һәр әти-әнигә рәхмәт хисе булып яңгырады. Гомумән, бу очрашудагы игезәкләр төрле яклап талантлы булулары белән дә сокландырдылар.
Бәйрәм уңаеннан биредә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Аблай авылыннан биология укытучысы Нәфыйга апа Габдуллинаның авылдагы 1970-80 елларда туган игезәкләргә багышлап эшләнгән альбомы урын алган. Шулай ук 9нчы сыйныф укучысы Алина Мөхәммәтьярованың да “Игезәкләр бер-берсенә охшамаганмы, юкмы” дип аталган эзләнү эше белән дә танышу мөмкинлеге булды. Чара район китапханәчеләре әзерләгән тәм-томлы табын янында чәй эчеп, сөйләшеп, якынрак танышып дәвам итте. Кичәне эчтәлекле, матур сценарий төзеп китапханәче Илсөяр Әһәдуллина алып барды.
Бәләкәчләр һәм олы игезәкләребезне күркәм итеп Алсу Гәрәева һәм Гөлнур Саяповалар да күрсәтте.
Музыкаль аппаратура белән тәэмин иткән район мәдәният йорты директоры Илвир Халиков, музыкаль яктан бизәгән Рудин Бадретдинов, Урал Гатауллин зур ярдәм күрсәтеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Читайте нас: