ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 март 2018, 10:21

Җәмәгать күзәтүчеләре әзерләнә

Русиянең Җәмәгать палатасында Русия Президентын сайлауга күзәтчелек итәргә теләүче гражданнардан 100 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Республиканың Җәмәгать палатасы эгидасындагы җәмәгать күзәтүчеләре корпусына Башкортстанда якынча 10300 кеше алыначак.

Төбәк Җәмәгать палатасы һәр район күзәтүчеләре өчен сигез укыту семинары үткәрде. Алар үз чиратында урыннарда җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләргә тиеш булачак. 18 мартта Җәмәгать палатасы күзәтүчеләре республиканың 3435 сайлау участогында сайлаулар барышына контрольлек итәчәк.

Бу җәһәттән безнең төбәк илдә лидерлар исәбендә.
Читайте нас: