ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 март 2018, 10:17

Райондашлар өчен мөһим очрашу

27 февральдә районыбызга Русия Президентына кандидат В.В.Путинның ышанычлы кешесе, Уфа дәүләт нефть-техник университеты ректоры Рамил Назыйф улы Бәхтизин килде. Ул чакмагышлылар белән район мәдәният йортында очрашты.

Якынлашып килгән Президент сайлау көне алдыннан оештырылган җыелышны Ратмир Камилҗанов алып барды. Рамил Бәхтизин В.В.Путин ил белән җитәкчелек иткән дәвердә яшәешебезгә кергән яңарышлар, уңай якка булган үзгәрешләр, төрле өлкәдә тормышка ашырылып килгән дәүләт программалары, яшьләр өчен каралган инициативалы проектлар турында чыгыш ясады.

Чакмагышлылар Рамил Бәхтизинга төрле өлкәләргә кагылган сораулар бирде, көн кадагында торган, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты. Алар авыл хуҗалыгы тармагында булган авырлыклар һәм каршылыклар, гаиләдә бала тәрбияләү өчен түләнгән пособиеләр, Бердәм дәүләт имтиханнары, балалар өчен өстәмә белем бирү мәйданчыгы булган заманча кванториум,мәктәпне тәмамлагач югары уку йортына барырга җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен предуниверсарий оештыру, районыбызда нефть чыгаруга бәйле тирә-ях мохитнең экологик торышы, яшьләрне район җирлегенә кайтып урнашуга җәлеп итү, район үзәгенең инфраструктурасын яхшыртуга кагылган гамәлдәге республика һәм федераль программалар турындагы мәсьәләләргә кагылышлы булды. Рамил Назыйф улы аларның һәркайсына җентекле җавап бирде.

Очрашу ахырында Р.Н.Бәхтизинга : “Ничек үз эшеңнең остасы булып, югары казанышларга ирешергә?”— дигән сорау яңгырады. Җавабында ул хезмәттә уңышка ирешү серләре белән уртаклашып, районыбыздан чыккан данлыклы шәхесләрне мисалга китерде. Рамил Бәхтизин залда яңгыраган сорауларның һәммәсен дә күз уңына алып, аларны үзәк штаб вәкилләренә җиткерергә вәгъдә бирде. 18 март көнне үтәчәк РФ Президентын сайлауда ул чакмагышлыларны актив катнашырга чакырды.
Читайте нас: