Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла.
Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. Безнең Чакмагыш җирлегендә дә төрле милләт халыклары дус, тату яши. Һәр милләт электән үк үзенә генә хас бәйрәмнәрен бергә-бергә үткәреп килә. Узган шимбәдә Май чабу бәйрәме дә шулай уртак бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Руслар да, татарлар да, чувашлар да рәхәтләнеп күңел ачты: биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты. Район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданыннан иртән иртүк дәртле җырлар яңгырап, халыкны үзенә әйдәп торды. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде. Район хуҗалыклары, крәстиян-фермерлар, шәхси эшкуарлар һәм шәхси ихаталар әзерләгән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын күрергә мөмкин иде.
–Без Чакмагыштан, күпләп каз үстерәбез, ярминкә саен каз түшкәләрен сатуга чыгарабыз. Әнием менә каз йоныннан мендәрләр дә эшләп куйды, аларга да сорау зур, – ди Денис Ахунҗанов.
–Ә без Калмашбаштан килдек, фермер хуҗалыгыннан. Ярминкәгә сарык ите, бал алып килдек. Акрынлап булса да сатыла. Мал-туар асрау бер эш булса, аны сату да үзе олы мәшәкать бит әле. Ярминкә оештыручыларга рәхмәтлебез, бирегә еш кына килергә тырышабыз, – ди фермер хуҗалыгыннан Лида Хәмәдиева.
Биредә җаның теләгәнне сатып алырга була иде. Кайда карасаң да бәйрәм рухы гөрләде. Сәхнә түрендә район мәдәният йорты хезмәткәрәре, “Березка” фольклор төркеме, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын әзерләп алып баручы Денис Мансуров тамашачыларга Май чабу бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзешчәнлеге турында сөйләде. Бу бәйрәм атнасында коймак (тәбикмәк) пешереп, кунакка йөрү йоласын һәркем яхшы белә. Ә соңгы көн – кичерү, гафу итү якшәмбесендә кешеләр бер-берсеннән кичерү сорау, коймактан авыз итү һәм кышны озату өчен һәрьелдагыча бергәләп мәйданга җыела. Бу көннедә биредә һәркем үзенә охшаганча кәефен күтәрә ала иде. Чараны оештыручылар исә халык уеннары, конкурслар әзерләгән. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре олысын да, кечесен дә чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, себеркегә атланып тизлеккә чабу һәм башка кызыклы уеннарда катнашырга чакырдылар. Күпләрнең балачакка әйләнеп кайтасы килеп, шау-шулы уеннарны, бала-чаганың таудан шуганын күзәтте.
–Бәйрәм бик матур үтә, бүгенге кояшлы көндә язны каршылап, алдагы көннәргә яхшы өметләр баглыйбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Лүзә апа Газизова.
Әйе, район мәдәният йорты, Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән чара бик шәп килеп чыкты. Төрле уеннарда көч сынашып, олысы да, кечесе дә күңел ачты. Бәйрәм уңаеннан район кулланучылар җәмгыяте чакмагышлылар һәм кунакларга камыр ризыклары, шашлык һәм тәбикмәк белән кайнар чәй тәкъдим итте.
–Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең Чакмагышта да матур традициягә әйләнде. Алда – гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңлләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ашаныйк, – ди Әлифә Вахитова.
–Бәйрәмне бик яратып карадым. Олы яшьтә булсам да, күңелем белән яшьлегемә кайттым. Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын, – дигән теләкләрен җиткерде кунакка килгән 87 яшьлек Зифа апа Гыйлманова.
Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәмнең тәмамлану мизгеле булды. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Карачкы сыйфатында Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре чүпрәк белән саламнан хатын-кыз киемендәге зур, кызыклы курчак әзерләгән иде. Май чабу бәйрәменең символы булган әнә шул карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә яндырып, кышны озаттылар, яз килүне чакырдылар әлеге чарада катнашучылар. Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкынча һава торышы булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә. Амин, шулай була күрсен!