ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 март 2018, 10:55

Бөтен гүзәллек сездән башлана

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, назлы, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл һәм кабатланмас нәфис затларыбызга күңел түреннән чыккан иң ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Борынгы заманнардан ук хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә якты өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Илебезнең куәте нигезе – тату, яхшы гаиләдә. Бүгенге тормышыбызда хатын-кызларның роле гаять зур. Кайсы гына өлкәне алсак так, алар хезмәт салмаган урын юк, диярлек. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы тырыш хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыкландыруга, ныгытуга, районыбыз, республикабыз, илебез казанышларына бәһалап бетергесез зур өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, хөрмәтле хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

Хөрмәтле гүзәл затлар, сөекле әниләр, апалар һәм сеңелләр!

Сезне күркәм бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим.
Реканс Ямалеев,

муниципаль район хакимияте башлыгы.



Читайте нас: