ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 март 2018, 11:44

Гаилә матурлыгы – район горурлыгы

Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Агач – яфрагы, кеше – баласы белән матур, диләр. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, озак еллар кулга-кул тотынышып, яшьләргә үрнәк булып яшәүче иң матур гаиләләр 19 февральдә район мәдәният йортында үткән кичә геройлары булды. Биредә бу көнне районыбызда гаилә елын ачу тантанасы үткәрелде.

Белүебезчә, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 2018 елны Башкортстанда Гаилә елы дип игълан итте. Һәр авылның үз яме, үз матурлыгы була. Арабызда гомер кичергән күркәм гаиләләр дә – районыбыз горурлыгы. Гаилә ике кеше кушылудан гына түгел, ул төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына Аллаһы Тагәлә тарафыннан шулай төзелмәгән. Бала дөрес тәрбия алып, го-

мернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән үрнәк алсын өчен гаиләдә әти-әни генә түгел, әби-бабайлар да зур роль уйный. Район мәдәният йортында үткән кичәгә дә яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр кунакка килде. Алар белән танышып, тәбрикләү тантанасы башланганчы, 50,60 ел вакыт бергә торган парлар хөрмәтенә музыкаль сәлам яңгырады. Караидел районында республика күләмендә үткәрелгән шәҗәрә бәйрәме кысаларында “Гаиләм – минем кальгәм” конкурсында икенче дәрәҗәле дипломга лаек булган Гафаровлар гаиләсе чыгыш ясады.

Гаилә елын тантаналы ачу һәм 50,60 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләү өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев күтәрелде. Венера һәм Венер Абдуллиннар, Фина белән Рифгать Басыйровлар, Әнвәрия белән Рәүф Әкбәровларга БР башлыгының котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әби-бабайлар – гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Реканс Фәнил улы юбилярларны тәбрик итеп, чакмагышлыларны районыбызда Гаилә елы ачылу белән котлады, яшь һәм өлкән парларга изге теләкләрен җиткерде. Гатауллиннар гаиләсе чыгышы юбилярларга яшьлек хәтирәсе булып яңгырады.

Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Шакирова районыбызда яшь гаиләләр мәнфәгатьләрендә тормышка ашырылган программалар турында сөйләде, саннар белән таныштырды. “Районыбызда гаилә, ана һәм бала хокукларын яклау өлкәләренә зур игътибар бүленә. Бу — районыбызның социаль сәясәтенең мөһим якларының берсе. Программа күп балалы, тулы булмаган, инвалид балаларны караган, ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан тормышка ашырыла. 2017 елда районда 57 җир участогы бүленде, алар арасында 31 күп балалы гаилә һәм 4 инвалид бала караган гаилә бар. “БР архитектура һәм төзелеш ком-

плексын үстерү” программасы кысаларында узган елны бала туу форсатыннан ипотека бурычын каплату максатында 14 гаиләгә социаль тәләүләр бирелде. Алар “ 2015-2020 елларга торак” һәм “2014-2017 елларда авыл территорияләренең ныклы үсеше” программалары кысаларында тормышка ашырылды. Йорт төзү һәм сатып алу өчен 11 гаиләгә субсидияләр бүленде. 4 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм ителгән бала социаль тораклы булды. Районда ел саен озак еллар бергә торган гаиләләрне тәбрикләү тантаналары үткәрелә. 4 гаилә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләде. Районыбызның 70- тән артык анасы “Ана медале”нә лаек булды. Икътисади яктан гына ярдәм итеп, гаилә институтын саклап калу авыр. Гаиләләребезгә рухи-әхлакый яктан ярдәм итү мөһим. Шул сәбәпле, агымдагы елны районыбызда Гаилә елына багышланып бик күп чаралар үткәрелүе көтелә”. Светлана Фларис кызы чыгышы ахырында үз балаларын гына түгел, тәрбиягә бала алган олы йөрәкле гаиләләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, тормыш юлына аяк баскан яшь гаиләләргә уңышлар теләде, залда утырган олы яшьтәге картәни-картәтиләргә ихтирам һәм соклану хисләрен белдерде.

Артабан сүзне район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева алды. “Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый.Ә мәктәп, үз чиратында, аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Укытучы һәр гаиләнең иҗади мөмкин-леген белә, шуннан чыгып бәйрәм,кичәләр оештырганда һәрбер ата-ананың нәрсә белән кызыксынуын, нинди эшкә оста булуын искә алып, төрле чараларга җәлеп итәргә тырыша.” Мәнзүрә Җәүдәт кызы чыгышында гаилә институтында мәктәпнең роле, узган елда ата-аналар һәм балалар белән берлектә үткәрелгән чаралар турында әйтеп үтте. Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә “Гаилә нигезләрен өйрәнү” предметы кертелүе турында да хәбәр итте.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: