ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 март 2018, 10:31

Без – уен геройлары

«Что? Где? Когда?» – җир йөзендә булган уникаль интеллектуаль уеннарның берсе. Ел башында без, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 4 В сыйныф укучылары, үзебезнең белгечләр командасын җыеп, укытучыларга каршы уен оештырдык.

Безнең команда Назгөл Фәтыйхова, Даниил Сәлимов, Азалия Бәдретдинова, Рамил Ханнанов, Аделина Вилданова, Самира Шәрифуллина, капитан Елизавета Васильева кебек интеллектуалларны берләштерде. Укытучылар төркемендә тарих укытучысы Динара Хәбибуллина, физкультура укытучысы Эдгар Вәлиев, музыка укытучысы Алик Нәбиуллин, мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов, башлангыч сыйныф укытучылары – Рида Әхмәдиева, Светлана Еникеева, Рәзимә Мостафина, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сәләхова, тәрбия эшләре буенча завуч Регина Шәфыйкова катнашты. Укытучылар укыткан предметлар буенча безгә сораулар бирде. Алар арасында фикер алышу таләп иткән авыр сораулар да бар иде. Уенда иң авыры – юрама юлын сайлау. Ныклы белем һәм яхшы логика белән беррәттән дөрес җавап сайлау – уңышның бер өлеше. Җавап юлын сайлау капитан җилкәләренә төште. Без аңа төпле аргументлар белән ярдәм итәргә тырыштык.

Җиңел булмаган көрәштә без 4:8 исәбе белән җиңү яуладык. Шатлыгыбызның чиге булмады. Безгә Мактау грамоталары һәм Бәллүр ябалак (Хрустальная сова) тапшырдылар. Безнең төркем капитаны иң яхшы белгеч дип табылды.

Үткәрелгән чарадан соң мин “Что? Где? Когда? уенына гашыйк булдым. Хәзер мин күбрәк белем бирә торган әдәбият һәм гыйльми-популяр язмалар укырга тырышам.

Без, белгечләр командасы, әлеге чараны оештырган өчен сыйныф җитәкчесе Зөлфия Митрофановага рәхмәтлебез. Уен республикабызда игълан ителгән Гаилә елына багышланган иде. Безне интеллектуаль уенның чын геройлары иткән укытучыларыбызга рәхмәт. Ышаныч өстәп торган җанатарларга да чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Самира Шәрифуллина,


Чакмагыш 1-нче урта мәктәбенең 4 “в“сыйныф укучысы.
Читайте нас: