ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 март 2018, 10:19

Эшләнгәннәр күп, әмма алда яңа бурычлар тора

Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсендә үткән хакимият көнендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләрне җиткерергә, былтыр үткән шундый чарада җиткерелгәннәренең ни дәрәҗәдә үтәлешенә инанырга биләмәдәге барлык авыллардан да вәкилләр җыелган иде.Гадәттәгечә, иң тәүдә биләмә башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов биредәге хәлләр белән таныштырып үтте.

Биредәге 10 авылда бүген барлыгы 1527 кеше яши, Ленин исемендәге һәм “Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозларында шуларның 194е хезмәт сала, бер урта мәктәп, ике балалар бакчасы, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 2 китапханә, 2 почта элемтәсе бүлеге, 2 саклык банкы бүлекчәсе, 8 сәүдә ноктасы, күп функцияле үзәк (МФЦ) филиалы, 4 крәстиян-фермер хуҗалыгы, 1 мәчет бар. Биредә эшчәнлек һәр учреждение җитәкчеләре белән берлектә аралашып алып барыла һәм килеп туган мәсьәләләр бергәләп хәл ителә тора.

Узган хуҗалык елы барышында да биләмәдә төзү-төзекләндерү, экологик чистарту юнәлешләрендә байтак эшләр башкарылган. Ленин авылында Кашаев урамы, Яңа Балтачта Ленин һәм Коммунистик урамнары, тыкрыклар ком-таш түшәлеп төзекләндерелгән, Яшьләр урамында суүткәргеч торба яңартылган. Яңа Балтач зиратында тармакланып үскән агачлар киселгән, аның 150 метр арадагы коймасы профтүшәмә калае белән яңартылган. Тукай һәм Ленин авылларында балалар мәктәпкә барырга җыела торган тукталышларда яңа павильоннар корылган, зиратларга чүп-чар туплау өчен 10 контейнер эшләнгән һәм урнаштырылган. Ленин авылының каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү полигоны коймалап алынган, хәзер анда кереп мал-туар зыянламаячак, чүп-чар да тирә-якка очып ятмаячак. Урта Каръяуды авылында кое, Түбән Каръяудыда Юлчы чишмәсе әйбәтләп ремонтланылган, район үзәгенә бара торган Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юлы буенда Мөкәт чишмәсе төзекләндерелгән.

Чиялекулда яңа суалгыч башня урнаштырылып, санитар кагыйдәләргә ярашлы коймалап куелган. Николаевка авылына керү юлы ремонтланылып, ташкын суларны үткәрергә торба салынган. Һәр авылда төнлә утлар балкып тора, агач үсентеләре утыртып, яшелләндереп торалар.

Бик күп эшләр башкарылган, ләкин алда хәл ителәсе бурычлар да җитәрлек икән әле. Вазих Фаил улы, һава шартлары аркасында төзелеше туктатылган Яңа Каръяуды авылына керү юлын быел җәй салып бетерәчәкләрен, Николаевка, Ленин, Чишмә-Каран авылларына керү юлларын төзекләндерү юнәлешендә дә эшләячәкләрен вәгъдә итте. Агымдагы елда шулай ук планда Николаевка авылының Князев урамын ком-таш салып тигезләп чыгу, Яңа Балтачтагы балалар бакчасына уен мәйданчыгын урнаштыру, урта мәктәпкә керү юлына тамбур төзү дә тора икән. Кое-чишмәләрне, суалгыч колонкаларны төзекләндерү, яктырткычларны көйле эшләтү, чүп түгү полигоннарын, агач утыртылган кыр ышыклау полосаларын тәртиптә тоту, зиратларны, сулыклар буен җыештырып тору да көн үзәгендәге бурычлар булып калачак.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: