ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 март 2018, 10:26

Мин сайлауларга ни өчен барам?

Галим Шакиров, район имам-мөхтәсибе:

–Мин кешеләрне ислам кануннары буенча тәрбияләү өлкәсендә эшлим. Шөкер, дистәләгән еллар буе көткән дин иреге бирелде. Районыбызда төрле милләт, төрле дин кешеләре үзара аңлашып, матур, тату яши. Республикабызда, районда халык, дус, бердәм. Ә халыклар дуслыгы – үзе бер зур хәзинә. Туган җиребездә тынычлык булсын өчен, гаиләм, илем тыныч, аяз күк астында яшәсен өчен дип сайлауга барам. Төрле дин вәкилләренә карата хөрмәт булу минем өчен бик мөһим һәм республикабызда, районыбызда ул бар.


Рәмилә Шәрипова, пенсионер, Имәнлекул авылы.

–Без сайлауларга, һичшиксез, барачакбыз. Моңа кадәр дә бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк, һәрвакыт гаиләбез белән барып сайлап кайтабыз. Бу сайлауларда да һәр кеше үз тавышын үзе ышанган кандидатка бирергә тиеш, дип саныйм. Бөтен авылдашларым, райондашларымның да сайлауларда катнашуын телим. Хөрмәт казанган һәм халык яхшы яшәсен, илебездә тынычлык булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк кеше өчен тавыш бирергә, илебезнең бары тик алга баруын гына теләргә тиешбез.
Читайте нас: