ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 март 2018, 11:19

Ил язмышын бергә хәл итик

Тозлыкуш авыл Советы биләмәсенең Таскаклы авылында яшәүче Элина Ханнановага 18 яшь. Ул Уфада һөнәрчелек колледжын тәмамлагач, туган ягына эшкә кайта. 18 мартта үтәчәк РФ Президентын сайлауда ул быел беренче тапкыр катнашачак. Бу турыда аның белән кыскача әңгәмәләшеп алдык.

—Элина, яшь сайлаучы буларак, РФ Президентын сайлау турында син нинди мәгълүматка ия?

—18 яшенә җиткән һәр гражданин сайларуларда катнашырга хокуклы. Чарада мотлак рәвеш-

тә катнашырга кирәк, дип уйлыйм Чөнки безнең тавыш бирү — ул илнең тормышында актив катнашу, аның язмышына битараф булмауны күрсәтә. Теге яки бу кандидатка тавыш бирү күп нәрсәне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мәктәптә, колледжда укыганда да безне сайлауларда актив катнашырга чакырып, актив гражданлык позициясен күрсәтергә өйрәттеләр.

—Сайлауда катнашу өчен нәрсәләр кирәк?

—Сайлауга барганда үзең белән Русия Федерациясе гражданины паспортын алу мөһим. Соңгы елларда Интернет челтәре аша без сәясәт турында бик күп мәгълүмат алабыз. Яңа заманча технологияләр, тиз мәгълүмат җиткерүнең мобильләшүе сәясәт процессын да халык өчен якы-

найтты. Сайлау турында мәгълумат аласың килсә, телефондагы Интернет челтәренә генә дә күз салу җитә.

—Элина, синең яшь сайлаучыларга нинди теләкләрең бар?

—18нче мартта үтәчәк РФ Президентын сайлау – минем өчен беренче. Анда мин әти-әнием, дусларым, танышларым белән барырмын, дип ышанам. Хәер, танышларның кайберсе: “Бер генә тавыш ил язмышын хәл итә алмый”, – дип, чарадан читтә калмакчы. Әмма мин аларны киресендә ышандырып, сайлауда тавыш бирергә өндиячәкмен. Чөнки РФ Президентын сайлауда

катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз. Өстәвенә, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә бүләк тә бирелә, дип ишеттем. Яшь сайлаучылар, мөһим чарадан читтә калмагыз, сайлауларга бергә барыйк!

—Әңгәмәң өчен рәхмәт. Арабызда синең кебек патриот рухта тәрбияләнгән яшьләр күбрәк булсын иде. Уңышлар сиңа, Элина!

—Мин үз чиратымда яшьләрне 18 марта үтәчәк РФ Президентын сайлауда актив катнашырга ча-

кырам! Илебез ышанычлы җитәкче кулларында булсын өчен тавыш бирергә килегез!
Читайте нас: