ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 март 2018, 10:58

Һәркем гражданлык бурычын үтәргә тиеш!

Билгеле булуынча, якшәмбе көнне илебез өчен мөһим сәяси вакыйга үтәчәк – без Русия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз.

Аңа әзерлек барышы, тавыш бирүдә кертелгән яңа үзгәрешләр һәм башкалар турында безнең хәбәрчебез Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары И.Ф.Ихсанов белән әңгәмәләшә.

–Илгиз Фаил улы, дәүләтебезнең киләчәге хәл ителәчәк көн алдыннан тагын бер тапкыр хәтергә төшереп үтик әле: Русия Президенты вазыйфасына кемнәр һәм күпме вакытка сайлана ала?

–Билгеле булуынча, узган елның 15 декабрендә Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Русия Федерациясе Президентын сайлауны агымдагы елның 18 мартына билгеләгән иде. Русия Конституциясенә ярашлы, дәүләт башлыгы 6 елга бертигез шартларда гомум яшерен тавыш бирү юлы белән турыдан-туры сайлап куела. “Русия Федерациясе Президентын сайлау турында”гы Федераль законга ярашлы, әлеге вазыйфага Русиядә даими рәвештә 10 елдан артык яшәүче, 35 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы Русия гражданины сайлана ала. Русия Президентын сайлау тоташ илебез территориясен берләштерүче бердәм федераль округ буенча тормышка ашырыла.

–Русия Президентына кандидатлар белән дә таныштырып үтсәгез иде.

–Сайлау турындагы законнарга ярашлы, тәгаен вакыт эчендә законда каралган барлык чара-

ларны төгәл үтәп, Русия Президенты вазыйфасына бүген барлыгы 8 кандидат дәгъва итә:

Бабурин Сергей Николаевич – “Русия гомумхалык союзы” сәяси партиясеннән тәкъдим ителгән;

Грудинин Павел Николаевич – Русия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән тәкъдим ителгән;

Жириновский Владимир Вольфович – Русия Либераль-демократик партиясеннән тәкъдим ителгән;

Путин Владимир Владимирорович – үзен-үзе күрсәткән;

Собчак Ксения Анатольевна – “Гражданнар инициативасы” сәяси партиясеннән тәкъдим ителгән;

Сурайкин Максим Александрович – “Русия коммунистлары” сәяси партиясеннән тәкъдим ителгән;

Титов Борис Юрьевич – РОСТА сәяси партиясеннән тәкъдим ителгән;

Явлинский Григорий Алексеевич – “Яблоко” сәяси партиясеннән тәкъдим ителгән.

–Сайлауга тулы әзерлек белән киләсезме?

–Әйе, 18 мартта халык үзенең конституцион бурычын тулысынча үти алачак, дияргә тулы нигез бар. Хәтерегезгә төшерәм, Башкортстан Республикасында тавыш бирүне БР Үзәк сайлау комис-

сиясе һәм 69 территориаль сайлау комиссияләре үткәрәчәк. Барлыгы 3435 сайлау участогы җиһазландырылды, шуларның 55е – безнең районда. Сайлауны үткәрүдә турыдан-туры 9 территориаль сайлау һәм 323 участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашачак. Бүген районда тавыш бирү хокукына ия 24463 сайлаучы исәпләнелә, аларның һәркайсына үзләре беркетелгән сайлау участокларында үзләре теләгән кандидатны сайлау хокукы тудырылган.

–Быелгы сайлауда аерым яңалыклар да кертелде, бугай?

–2018 елгы Русия Президентын сайлауда беркадәр яңа үзгәрешләр бар:

–сайлаучыларга үзләре булган урында тавыш бирү мөмкинлеге тудырылу;

–территориаль сайлау комиссияләренә алдан хәбәр бирмичә, сайлау участокларына күзәтчеләр җибәрү мөмкинлеге;

–участок сайлау комиссияләренең йомгаклау протоколларын тутыруда QR кодыннан файдалану:

–район үзәгендәге өч сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) урнаштырылу.

–Беркетелү таныклыкларыннан (открепительные удостоверения) файдалану бетерелде, диләр...

–Әйе, андый таныклыкларның хәзер кирәге юк.

31 гыйнвардан 12 мартка кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә сайлау көнендә булачак адрес буенча сайлаучылар исемлегенә кертүне сорап гаризалар кабул ителде. Дөресрәге, участок сайлау комиссияләрендә моны әле дә эшләп була. Тавыш бирү көнендә төрле сәбәпләр буенча яшәгән урында булмаячак 700 дән артык райондашыбыз мондый мөмкинлектән файдаланды да инде. Вахта ысулы белән эшләүчеләр һәм башкалар хәзер сайлау үтәсе көнне үзләре булган урыннарда тавыш бирү мөмкинлеген алды.

–Сайлау участоклары тулысынча әзер, дигән идегез…

–Районыбыз территориясендә 55 участок оештырылды, алар компьютер техникасы, телефоннар, тавыш бирү өчен бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин ителде. Участок сайлау комиссияләре рәисләре, урынбасарлары, әгъзалары тиешенчә әзерлек үтте, җитәрлек күләмдә язу-сызу әсбаплары алынды. Гомумән алганда, тавыш бирү көнен тулы әзерлек белән каршылыйбыз.

–Сайлау участокларына килә алмаучыларга да конституцион бурычларын үтәү мөмкинлеге сакланадыр бит?

–Һәр сайлау участогына автомашиналар беркетелде. Төрле сәбәпләр аркасында йортыннан чыга алмаган гражданнарның йортларына күчмә урналар алып барып сайлатачакбыз. Андыйлар барланып бетте инде, нәкъ сайлау көнендә алай-болай мондый хәлгә төшкәннәр участок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итә ала – аларның адреслары һәм телефоннары “Игенче” гәзитенең 27 гыйнвар санында басылып чыккан иде инде.

–Тавыш бирү якшәмбе көнне үтсә дә, эш режимы бу көнгә туры килгәннәр үз бурычларын үти алачакмы?

–Андый предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән бу хакта алдан килешелде, хезмәткәрләренең сайлау участокларына барып, үзләре теләгән кандидат өчен тавыш бирүендә чикләүләр бул-

маячак.

–Сайлау участокларының эш режимы элеккечә каламы?

–Тавыш бирү көнендә, элеккечә, һәр сайлау участогында иртәнге 8 дән кичке 20 сәгатькәчә райондашларыбызга һәм төрле сәбәпләр белән безнең районга килүче Русия гражданнарының барысына да (участок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать нигезендә, әлбәттә) үзләренең конституцион бурычларын үтәү мөмкинлеге тудырылачак. Сайлауда беренчегә катнашучыларга, иң өлкән сайлаучыларга махсус бүләкләр каралган, шулай ук бу көнне участокларда бик күп төрле чаралар оештырылачак. Һәр участокта буфетлар эшләячәк, теләүчеләргә киң ассортимента азык-төлек тәкъдим ителәчәк.

–Райондашларыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?

–Хөрмәтле сайлаучылар! 18 мартта Ватаныбызның якындагы 6 елга дәүләт сәясәтен үз ихтыярыбыз белән билгеләячәк хәлиткеч көн якынлаша. Мин сайлау хокукына ия һәр райондашымны конституцион бурычын төгәл үтәргә чакырам. Илебез язмышы хәл ителгәндә һәр сайлаучының тавышы мөһим. Беребез дә читтә калмыйк, сайлау участокларына килеп, үзебез хуплаган кандидат өчен тавышларыбызны бирик!

Барыгыз да – сайлауларга!


Әңгәмәдәш – Фәнис Әмирханов.
Читайте нас: