ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
20 март 2018, 11:20

Илебез иминлеген хәстәрләп

3299 санлы Тозлыкуш сайлау участогында тавыш бирү җанлы барды.

Сайлау хокукына ия 394 кешенең 140тан артыгы иртәнге унга ук гражданлык бурычларын үтәп өлгерде.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Фәнил Радик улы Маннанов белдерүенчә, авылдашларына гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге тудырыр өчен биредәге дүрт “гөл” – комиссия рәисе

урынбасары Гөлсара Шәехова, әгъзалары Гөлнара Сәхибгәрәева, Гөлфия Потапова һәм Гөлүзә Шакирова һәммәсен дә эшләргә тырышкан.

Сайлаучылар да активлыклары белән аерылып торды – тавыш бирү участогына парлап та, гаилә-ыру, күрше-күлән бергә җыелып та, агылдылар.

Авылның иң өлкән кешесе – тиздән 95 яшен тутырачак Зәйнәп әби Сарьянова да йортына килгән комиссия әгъзаларына изге теләкләр тели-тели илебезнең лаеклы киләчәге, тыныч тормышыбыз өчен тавышын бирде. Алты иң яшь сайлаучыга һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җәмәгать күзәтчеләре тарафыннан да, сайлаучылардан да искәрмәләр булмады. Биредә үк кул эшләре күргәзмәсе белән хозурланырга, буфеттан тәмле күчтәнәчләр сатып алырга да мөмкин иде. Орденлы савучы Сәрия апа Хөснетдинова, яше туксанга якынлашучы Сабира апа Гыйләҗетдинова, яугир-интернационалчы Фирдәвис Садыйков һәм башкалар гражданлык бурычларын тәүгеләрдән булып үтәде.

Биләмә башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова да тавыш бирү участогына беренчеләр исәбендә килде.

Гомумән алганда, сайлау хокукына ия тозлыкушлыларның 95,6 проценты (барлыгы 377 кеше) конституцион бурычларын намус кушканча башкарды. Сайлаучыларның 88,6 проценты В.В.Путин үткәргән сәясәтне хуплап тавыш бирде, икенче урында – П.Н.Грудинин, өченчедә – В.В.Жириновский.
Читайте нас: