ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
20 март 2018, 11:10

Сайлау тиешле дәрәҗәдә үтте

Райондашларыбыз ил язмышын, балаларыбызның киләчәген сайлауга битараф булмауларын, әлеге мөһим чараның оешкан төстә үтүенә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын якшәмбе көнне Русия Президентын сайлауда тагын бер тапкыр раслады.

Барлык авыл биләмәләрендә дә сайлау участокларына халык, бәйрәмчә киенеп, күтәренке күңел белән килде. Иртән иртүк, буран булуына карамастан, Яңа Коты авылының мәдәният йортында урнашкан 3305нче сайлау участогына да халык ашыкты. Авылны яңгыратып таныш моңнар агыла.

–Сайлаулар – авыл кешесе, бигрәк тә өлкән апалар-абыйлар өчен иң зур бәйрәмнәрнең, иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бүген дә сайлау участогы ачылуын хөрмәтле ветераннарыбыз ки-

леп көтеп торалар иде, – дип елмаеп каршы алды мине сайлау комиссиясе рәисе Ривенер Гобәев.

Чынлап та, Яңа Коты авылының сөйкемле әби-бабайлары, бер-берсе белән чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә, сайлау участогына килделәр. Әнә алар – балачаклары сугыш, аннан соңгы ачлы-туклы елларга туры килгән, 35-40ар ел шушы хуҗалыктагы иң авыр эшләрдә – басуында да, салкын фермаларда да хезмәт салган, бүген инде 80-90ны ваклап килүче хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннары Сәхия апа Игъдисламова, Марс абый Сәләхов, Ая апа Мохтаруллина, мәгариф ветераны Рәсүлә апа Арсланова һәм башкалар иң изге теләкләрен теләп, балалары, оныклары яшәячәк илдә иминлек, тынычлык булсын, еллар бәрәкәтле килсен, табын түрендә һәрчак ипекәй торсын дип, тавыш бирделәр.

Беренче булып килгән сайлаучылар буларак Нина Хөснетдинова, Рамил Әхмәровка бәйрәм бүләге дә тапшырылды. Авыл халкы иртә таңнан торырга күнеккән, Чакмагышка эшкә йөрүче яшь-

ләр дә, килеп, үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр. Шундыйларның берсе Илдар Мусин белән якыннанрак танышам, сайлауларга мөнәсәбәте белән кызыксынам.

–Сайлаулар – минем өчен зур вакыйга. Чөнки ул нинди шартларда яшәвебезгә, нинди кандидатны, шәхесне сайлавыбызга барып тоташа. Без, яшьләргә эш булсын, хезмәтеңә карап, акчасы түләнеп торсын, илебез тыныч булсын, – диде Чакмагыш кирпеч заводына эшкә ашыгучы егет.

–Безнең 3305нче сайлау участогына исемлек буенча 473 кеше килергә тиеш. Алдан гариза язучылар да булды. Хәзер сәгать тугыз тулып килә. Шушы вакытка сайлаучыларның 35 проценты тавыш бирде. Тәүге тапкыр безнең участокка 10 яшь кеше сайлауга киләчәк. Аларны сайлау хокукына ия булулары белән котлап, бүләкләр дә тапшырачакбыз, – диде озак еллар сайлау комиссиясендә сәркатип вазифасын башкаручы Лүзә Галләмова. Сайлау комиссиясендә җиде кеше эшли, аларның барысы да тәҗрибәлеләр, үткән сайлауларда катнашкан кешеләр.

–Мин озак еллар сайлау комиссиясе әгъзасы булып торам. Элегрәк авыл бәйрәменә әйләнә иде бу сәяси вакыйга. Мәдәният йорты халык белән тула иде. Биредә кибетләр эшли иде. Уен-көлке, биюләр – барысы да күңелле хатирә булып истә калган. Бүген дә сайлаучыларның кәефе яхшы булу безгә эш дәрте өсти, – ди комиссия әгъзасы Флидә Хөснетдинова.

Без сөйләшеп торган арада сайлау участогына яше-карты агылып торды. Алар арасында яшьләр дә, урта буын кешеләре да шактый күренә. Биредә гаиләләре белән килүчеләр дә бар.

–Беренче тапкыр гына сайлауга килүебез түгел. Үзебезнең хокукыбызны белеп, гражданлык бурычларыбызны үтибез. Битараф булырга ярамый. Үзебезнең, балаларыбызның, оныкларыбыз-

ның киләчәген кайгырту йөзеннән, сайлауга килеп, безнең ышанычны яулаган кандидатка тавыш бирдек, – диләр Фәнүсә һәм Роберт Сәетгәрәевлар.

Участокта тәртипне хокук саклау органнары күзәтте. Соңыннан алынган мәгълүматлар буенча, 3305 нче Яңа Коты сайлау участогында теркәлгән 473 сайлаучының 90 проценты Русия Пре-

зидентын сайлауда катнашкан.
Читайте нас: