ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 март 2018, 11:37

Күпчелек В.В.Путин яклы

Район үзәгендәге 3259 санлы сайлау участогында да тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Биредә сайлау хокукына ия 575 кешенең 529ы (92 проценты) гражданлык бурычын үтәде.

Сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева халыкның активлыгыннан, илебез язмышына битараф карамавыннан канәгать иде. Тавыш бирү өзлексез рәвештә барды, көн уртасына исемлеккә кертелгән гражданнарның яртысыннан күбрәге сайлау участокларына килеп, үз кандидатларын хупларга

өлгергән иде. Артабан да халык ташкыны сайлау вакыты тәмамланганчы өзелеп тормады.

Сайлаучыларның зур күпчелеге – 392 кеше (74,1%) үз тавышларын бүгенге Президент Владимир Владимирович Путин өчен бирде.

Павел Николаевич Грудинин яклылар 103 кеше (19,47%) булып чыкты. В.В.Жириновский тарафдарлары

9,( 1,7%), К.А.Собчак яклылар 7 (1,32%), Б.Ю.Титовны хуп күрүчеләр 5 (0,95%), М.А.Сурайкинга ышаныч белдерүчеләр 4 (0,76%), С.Н.Бабурин һәм Г.А.Явлинскийны Президент итеп күрергә теләүчеләр 2шәр кеше (0,38%) булды.

Шулай итеп, тоташ Русиядәгечә, күпчелек илебез җитәкчесе вазыйфасында алдагы алты елда да Владимир Владимирович Путинга ышаныч белдерде.
Читайте нас: