Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 март 2018, 10:12

Һәркем үз бурычы дип исәпләде

3303нче Имәнлекул сайлау участогы урнашкан мәдәният йорты бинасы дәртле җырлары һәм бина янында туктаган дистәләгән машиналардан чыгып, гаиләләре белән шау-гөр килеп сайлауларга ашыккан халыкның күплеге белән шаккаттырды.

Комиссия әгъзалары утырган өстәлләр янында хәтта бераз чират та булып алды. Өлкәннәр традиция буенча вакытында килгән, яшьләр дә каядыр ашыга. Олысының да, кечесенең дә иминлек, тотрыклылык булган бай, көчле илдә яшисе килә. Гомере буе фермада сыер сауган тынгысыз хезмәт ветераны Җәүһәрия апа Сибәгатуллинаның да иң изге теләге: “Сугышлар, башка хәвеф-хәтәр булмасын, тормышлар шулай көннән-көн ямьләнсен, иртәгәге көн өчен борчылып-куркып яшәргә язмасын. Шул тыныч, имин тормышны тәэмин итүчеләргә тавышымны да теләп бирдем”. 91 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип абый Әзмәтов та сайлауда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный. Иң өлкән яшьтәге сайлаучы ветеран бюллетеньны үзе тутырып, үзе тавыш бирү тартмасына салды. Сайлау комиссиясе рәисе Фәния Шәрипова сүзләренә караганда, Имәнлекул һәм Җәмәй авылы халкы һәрвакыттагыча зур активлык күрсәтә.

“Участокка 682 сайлаучы тавыш бирергә килә. Кешеләр сайлау участогы ачылганчы ук килеп җиткәннәр иде. Моңа кадәр сайлауны бик яхшы үткәрдек. Быел да шулай булыр, дип өметләнәбез”, – ди Фәния Зәйнулла кызы. Аның белән сөйләшеп торган арада репортажымның чираттагы героен сайлыйм. Ишектән кергәндә үк бөтен кеше белән елмаеп исәнләшеп кергән чибәр егетнең карашыннан ук ирләрчә тәвәкәллек, ышанычлык бөркелеп тора. Имәнлекул авылы егете, “Башнефть” системасында электромонтер булып эшләүче Илдар Сибәгатуллин икән. Егетнең сайлау тартмасына бюллетень салган мизгелен фотога төшердем дә, фикерләре белән кызыксындым.

–Сайлауга әнием белән килдем. Ниндидер сәбәп белән бармый калуны күз алдына да китермим, минем өчен имтихан кебек ул. Үз тавышымны бирәсем килде. Миңа 25 яшь, ләкин мин бүгеннән иртәгәге көнем турында борчылам: алдагы көндә матур гаилә корып, балалар үстереп, аларның лаеклы киләчәген тәэмин итәрдәй шартлар тудырылган илдә эшлисем, яшисем килә. Шуның өчен килдем сайлауга, – диде Илдар бик җитди итеп. Аллага шөкер, менә шундый тормышка, сайлауларга карата үз таләбе булган, кыю фикерле яшьләребез бар районда. Сайлауларда аларның тавышы елдан-ел көчлерәк, ышанычлырак ишетелә.

Сайлау участогына килеп кергән һәркем биредәге бәйрәмчә мохитне сизгәндер мөгаен, чөнки бер як бүлмәдә авылның осталары – мәктәп укучылары һәм укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренең кул эшләре күргәзмәсе урнаштырылган. Укучыларның сайлауга багышланган рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин иде. Урта мәктәпнең уңган пешекчесе Гөлназ Асылованың тәмле тәбикмәкләре белән сыйлап, мәдәният йорты хезмәткәре Мөнирә Әхмәдуллина һәркемне чәй табынына чакырды.

Тавыш бирүчеләр әнә шулай кайнар чәй эчеп, фикер алыштылар. Биредә урнашкан кибеттән дә теләгәнеңне сатып алырга була иде.

–Бүген һәр кешенең үз тавышын бирүе мөһим һәм әһәмиятле, – дип билгеләп үтте Инфак хәзрәт Ягъфәров. Илебез җитәкчесе ышанычлы булсын, халык аңарга ышансын. Илебездә иминлек булсын иде.

Имәнлекуллыларның кәефе бәйрәмчә. Моңа тамаша залының зур экранында күрсәтелгән авыл үзешчәннәренең смотр-концерты да этәргеч бирә.

Участокта тавыш бирүчеләр арасында Россия Президентын сайлаучы алты яшь кеше бар. Алар өчен махсус белешмәлекләр һәм бүләкләр әзерләнгән.

–Мондый сәяси вакыйгада тәүге тапкыр катнашу һәркемнең күңелендә матур хатирә булып калырга тиеш. Шуңа да без аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр дә әзерләдек, – ди сайлау комиссиясе рәисе Фәния Зәйнулла кызы.

Иртәнге сәгать 10га әлеге сайлау участогындагы 31 процент сайлаучылар үз тавышларын биргән иде инде. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, әлеге сайлау участогыннан алынган мәгълүмат буенча, бу биләмәдә яшәүчеләрнең 95 проценты Россия Президентын сайлауда катнашкан. Алар бу юлы да сынатмады.
Читайте нас: