ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 март 2018, 10:28

Сынау имтиханнары үтте

14 мартта гимназиядә сынау төрендә Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелде.

Анда районыбызның 14 мәктәбеннән барлыгы 150 гә якын укучы катнашты. 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән белемнәрен сынап карады. БДИ процессын гимназия директоры Ратмир Камилҗанов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева,мәгариф бүлегенең баш белгече Гүзәл Әһәдуллина, Балалар иҗат үзәгенең педагог-оештыручысы Айгөл Капитонова, техник белгечләр контрольдә тотты. Авыллардан шулай ук 30га якын оештыручы җәлеп ителде. Алар да үзләрен Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү процессында беренче тапкыр сынап карады.

БДИ бланклары укучылар каршында ачылды, алар буенча башкарылган тестлар Мәскәүгә тикшерүгә җибәреләчәк. Сынаулы БДИ укучыларның имтиханнар алдыннан дулкынлану хисен җиңү, имтиханнарның ни дәрәҗәдә катлаулы, мөһим булуын аңлату өчен үткәрелә. БДИ – тормыш имтиханы кебек, чөнки аның нәтиҗәләреннән киләчәктә нинди уку йортына кабул ителүең һәм һөнәр сайлау мәсьәләсе дә хәл ителә. Имтихан барышында укучылар үзләрен бик җитди тотты. Кайберәүләренең йөзендә генә дулкынлану хисе чагылды.

Мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ял итү чоры түгел, киресенчә, кызу мәл.

Бу көннәрдә Чакмагыш гимназиясе базасындагы имтиханнар кабул итү пунктында район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын сынаулы рәвештә тапшырып карап, үз белемнәрен һәм мөмкинлекләрен сыный.


Читайте нас: