ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 март 2018, 11:21

Игенчедә сугым цехы ачылды

Мал сую цехы биредә 20 марттан эшли башлады. 200 квадрат метр мәйданны биләгән әлеге корылма тәүлегенә 10 баш сыер малын чалу һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә.

Биредә мал хәләл технология буенча чалына, цехта итне эшкәртү, суыту, туңдыру, тирене тозлату заллары да бар. Шулай ук келәймәне дә монда сугачаклар. Әлегә дүрт эш урыны булдырылган. Цехта шулай ук атлар, сарыклар да чалдырырга була, барлык шартлар да булдырылган, чиста, идәннәр кафель-плитәдән, түшкәләрне күчерү өчен телферлар урнаштырылган, ветеринарга эшләү өчен аерым бүлмәсе дә корылган. Цех белән янәшәдә машиналардан малны бушату өчен мәйданчык та бар. Цех начальнигы Илгизәр Имаметдинов сүзләренә караганда, биредә терлек чалу кагыйдәләре һәм технологиясе төгәл үтәлә, мал суйганнан соң кулланылмый торган барлык калдыклар үләт базларына утилизацияләнә.

–2014 елдан илебездә таможня берлеге регламенты эшли башлады. Итен сату өчен билгеләнгән малларны ихатада сую, чималны эшкәртү уздыру яңа кагыйдәләр буенча тыела. Бу максаттан әнә шундый мал сую цехы ачылды. Биредә производство ябык цикл принцибы буенча барачак. Бу инде – мал-туарны алып килүдән башлап, кулланучы өчен ит килеп чыкканчыга кадәр. Әлеге цех хезмәтләреннән теләге булган һәр кеше файдалана ала. Без шулай ук транспорт хезмәтләндерүе дә тәкъдим итәбез, – ди Илгизәр Имаметдинов.

Камиллекнең чиге юк, дигәндәй, таләпләр дә заман белән бергә катгыйлана. Исегезгә төшерәбез: ит җитештереп сатучы фермерларның, шәхси хуҗалыкларның ветеринария-санитария кагый-

дәләрен, куркынычсызлык таләпләрен үтәвен тәэмин итү максатында таможня берлегенең “Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында”гы техник регламенты гамәлгә кергән иде. Аның буенча сугым эшләрен бары дәүләт теркәве үткән һәм махсус җиһазланган җитештерү объектларында гына башкарырга ярый. Шулай ук ит продукциясенә һәм башка сугым продуктларына әйләнешкә кертер алдыннан ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә һәм келәймә сугылырга тиеш. Һәр продукциянең ветеринария һәм товар озатуы документлары булуы да мәҗбүри. Сугым цехына карата да катгый таләпләр билгеләнгән.
Читайте нас: