ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 март 2018, 11:39

Имәнлекул, котылыларның хәле ничек?

Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарыбызның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе чираттагы рейд белән Имәнлекул һәм Яңа Коты авыл Советларына чыкты.

Анда муниципаль район хаки-мияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы, комиссия рәисе Светлана Шакирова, авыл хакимияте баш-

лыклары, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары, опека бүлеге, “Газпром-Газораспределение Уфа” җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы, МЧС хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары, авыл хатын-кызлар советы, авыл ветераннар советы рәисләре, яшьләр эшләре буенча белгечләр, авыл фельдшерлары, мәктәп, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Комиссия әгъзалары тәүдә авыл Советы хакимиятендә җыелып, көн кадагына куелган мәсьәләләрне барлады. Хәвеф төркемендә торган, имин булмаган гаиләләр исемлеге белән танышып, аларның гаилә хәлләре турында бер-берсе белән мәгълүмат алышты, проблемаларны хәл итү максатында фикерләр тәкъдим итте.

Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Розалия Хафизова авыл биләмәсенә читтән күченеп килгән гаиләләр белән барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде. Комиссия биләмәдә яшәгән тугыз гаилә йортына кереп, аларның яшәү шартларын карап чыкты. Фельдшерлар ата-аналар белән балаларга вакытында прививка ясату темасына әңгәмә корды. Ана капиталы ярдәмендә йорт сатып алып, безнең якка күченеп килгән гаиләләр аркасында килеп чыккан мәсьәләләр артканнан-арта бара. Шул сәбәпле, җирлектәге кагыйдәләргә өйрәнмәгән гражданнар белән җәмгыятебезне тәртиптә тоту максатында ныклы эш алып бару мөһим.

МЧС хезмәткәре Рамил Нәбиуллин йортларда электр белән бәйле булган җиһазларны тикшереп, кайбер электр үткәргечләрен алмаштырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. “Газпром-Газораспределение Уфа” җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы хезмәткәре Дамир Мәһәдиев та үз чиратында газ приборлары, янгын чыгу турында хәбәр бирә торган җайланмаларны җентекле тикшерде.

Шушы ук состав белән комиссия Яңа Коты авыл биләмәсендә дә имин булмаган дүрт гаиләгә кереп, аларның яшәү шартларын карады. Тамьян авылында гомер иткән бер гаиләнең яшәү мөмкин-

лекләрен карап кайттылар. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова хәвеф төркемендә торган гаилә башлыклары белән әңгәмәләшеп, җирлектәге булган кагыйдәләр турында искәртеп, документларга имзалар куйдырды.

Комиссия әгъзалары Имәнлекул, Югары Аташ, Яңа Коты мәчетләренә кереп, авыл имам-хатыйблары белән әңгәмәләште, иман йортларының документлары һәм әдәбияты белән танышты.
Читайте нас: