ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
31 март 2018, 12:03

Бөтен район белән искә алдык

25 мартта Кемерово шәһәрендәге “Кышкы чия” сәүдә - күңел ачу комплексында булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде.

“Анда чыккан янгын аркасында 64 кеше һәлак булды, шулар арасында 41-е — балалар, барлыгы 79 кеше җәрәхәтләнде”, – дип хәбәр ителде. Бер гөнаһсыз, яшәп тә өлгермәгән, изге күңелле сабыйларның гомере минутлар эчендә көлгә әйләнде... Бөтен илгә кара кайгы килде, 28 март Матәм көне, дип игълан ителде.

Бу көнне безнең район халкы да олы кайгыны уртаклашудан читтә калмады. Кемеровода җан өшеткеч вакыйгада вакытсыз һәлак булганнарны бөтен район белән искә алдык. Бу көнне кичке 18 сәгатьтә муниципаль район хакимияте вәкилләре, районыбыз оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары, укучылар, балалар Җиңү Паркындагы һәйкәл янына җыелды. Һәйкәл янәшәсе чәчәк гөлләмәләре, йомшак уенчыклар, шәмнәр белән күмелде. Күпләрнең күзләреннән яшь тәгәрәде, тамакларга төер утырды. Бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, сабыйларның изге, саф, ак күңелле, бер гөнаһсыз булуларын чагылдырып, һавага ак шарлар очырдылар.

“Чакмагыш – Арена” боз шугалагы алдында да шушы ук вакытта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Азат Мәҗитов җитәкчелегендә хоккей белән шөгыльләнүче ике балалар төркеме дә вакытсыз һәлак булган сабыйларны искә алып, һавага ак шарлар очырды.

“Пятерочка” сәүдә итү үзәге дә акциядән читтә калмады. “Фаберлик” косметика компаниясенең Чакмагыштагы филиалы вәкиле Рәсимә Мөхәммәдиева йөрәкләргә үтеп кергән фаҗига турында берничә сүз әйтеп үткәннән соң, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, һавага ак шарлар очырдылар.

Арада: “Акчагызны җилгә очырганчы, матди ярдәм күрсәтегез”, — диючеләр дә булды. Әмма бернинди акча да, матди байлыклар да өзелгән сабыйларның гомерен кире кайтара алмый шул. Ә һәйкәл янына куелган чәчәк гөлләмәләре, уенчыклар – ул нәни гомерләрнең башка беркайчан да әйләнеп кайтмаган балачагы чагылышы. Һавага очкан ак шарлар – аларның вакытсыз өзелгән изге җаннары...

Кемеровода булган тетрәндергеч вакыйга әле дә “җибәрми”. Бер гонаһсыз сабыйларның вакытсыз өзелгән тормыш юлын кызганып, үзәкләр өзелә. Мон-дый вакыйгалар киләчәктә кабатланмасын, илебезгә башкача шундый олы, кара кайгылар килмәсен, диясе килә.
Читайте нас: