ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
31 март 2018, 12:10

Чакмагыш гимназиясенең 50 еллыгы олы бәйрәм булып үтте

Бөтен республикага билгеле, ил күләмендә эзле

Узган шимбәдә районыбызда әйдәп баручы, бөтен республикага данлы традицияләре белән киң билгеле, илебез күләмендә тирән эзле белем һәм тәрбия учагы – 1968 елдан Чакмагыш икенче урта мәктәбе, ә 2010 елдан гимназия исемен йөртүче уку йортының 50 еллык юбилей тантаналары үтте.

Тәүдә чаралар гимназия бинасында башланып китте. Ерак балачак иленә аяк баскан белем йортының төрле еллардагы чыгарылучылары, элек һәм хәзер биредә белем һәм тәрбия бирүче укытучы-остазлар бергә аралашып, хатирәләр уртаклаштылар, уку класслары буйлап йөреп чыктылар.

Чараның кульминациясе район мәдәният йортында үтте. Гимназияне юбилее белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, Башкортстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары, шушы мәктәптә белем һәм тәрбия алган Альмира Альберт кызы Ганеева, Башкортстан Республикасы Суд департаменты идарәлеге начальнигы, шулай ук әлеге белем йортының элекке укучысы Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин, Р.Г.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Илдар Мәхмүт улы Габдрәфыйков (ул да мәктәпнең 1982 елдагы чыгарылучысы), дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм белем сыйфатын бәһалау бүлеге начальнигы Нурия Рәфит кызы Кәримова, Башкортстан дәүләт университетының Бөре шәһәрендәге филиалы директоры, якташыбыз Салават Мөдәрис улы Усманов, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов һәм башка почетлы кунаклар җыелган иде.

Чараны алып баручылар – гиназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Руслан Нәбиуллин белән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова тантаналы ачып җибәргәннән соң музыка укытучысы Гөлназ Хөсәенова кул астындагы укучыларның вокал төркеме темага ярашлы дәртле җыр башкарды.

Белем йортының юбилей тантанасын аның тарихына, биредә хезмәт салган җитәкчеләр, аларның урынбасарлары, укытучыларның биографияләренә кыскача байкау ясап, мәктәп һәм гимназия ирешкән уңышларны атап, гимназия директоры, Башкортстан Республикасының атказан-

ган укытучысы, исеме берничә тапкыр Русиянең иң яхшы мәктәп директорлары исемлегенә кертелгән талантлы җитәкче, оста оештыручы, киң эрудицияле педагог, берничә чакырылыш район Советы депутаты, дистәләгән җәмәгать оешмалары җитәкчесе һәм әгъзасы Ратмир Фоат улы Камилҗанов ачты. Мәктәп тарихында эз калдырган педагогларның, төрле елларда аны тәмамлап, югары дәрәҗәләргә ирешкән элекке укучыларның залда күпләп утыруы турында горурланып сөйләве беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ә кичәдә катнашучы шушы

шәхесләрнең торып басулары көчле хуплау алкышларына күмелде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: