ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
3 апрель 2018, 10:15

Техника әзерлеге тикшерелде

Язгы ташкынга ныклы әзерлек эшләре башланды.

Муниципаль район хакимиятенең 107 санлы карарына ярашлы, ташкынга каршы махсус комиссия булдырылды, гадәттән тыш хәлләр вакытында үткәрелә торган чаралар планы расланып, гидротехник корылмалар һәм коммуникацияләр төзеклеген тикшерү буенча җаваплы кешеләр билгеләнде.

Безнең районда ташкын хәвефе төркеменә Чәрмәсән елгасы буенда урнашкан Яңа Йомран авылы керә (11 йорт). Ташкын вакытында кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты итеп Яңа Калмаш авыл клубы билгеләнде. Биредә 25 койка-урын әзерләнгән. Халык алдан ук аш-су кирәк-яраклары, дарулар белән тәэмин ителә. Мал-туарның хәвефсез урыннарга чыгарылуы планлаштырыла. Гадәттән тыш хәл вакытында эвакуация чаралары үткәрү өчен 2 көймә, 1 моторлы көймә әзерләнә. Коткару жилетлары алу да план тәртибендә башкарыла.

Язгы ташкынга каршы чараларны үткәрү, коткару һәм килгән казаны бетерү эшләрен башкарып чыгу өчен оешма-предприятиеләрдән 39 техника һәм 109 кеше җәлеп ителгән.

29 март көнне коткару эшләренә гадәттән тыш хәл вакытында җәлеп ителә торган район оешма-предприятиеләренең техникасы әзерлеге тикшерелде. Тикшерү өчен техниканы ярминкә үтә торган урынга алып килделәр. Биредә муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Басыйров, район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Илдар Әрдәширов катнашты.

Техник күзәтүне МЧС, Чакмагыш электр челтәре, Баш РЭС, “Газпром-Газораспределение Уфа” җәмгыяте филиалы, Чакмагыш су белән тәэмин итү, “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте, район үзәк дәваханәсе, полиция техникасы үтте. Ел саен үтә торган бу тикшерүдә оешма-предприятиеләрдә хезмәт салган егетләрнең ныклы әзерлеге күренеп торды. Алар гадәттән тыш хәлләр вакытында куллана торган корылмаларның төзеклеген комиссия әгъзаларына практикада күрсәтте. Ахырда Азат Җәүдәт улы Басыйров: “Тикшерү нәтиҗәләре буенча техника һәм махсус җиһазлар язгы ташкын вакытында килеп тууы мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә тулысынча әзер, персонал инструктаж үткән, корылмалар һәм техника әзерлегендә кечкенә җитешсезлекләр булса да, алар тиз хәл ителер, дип ышанам”, – диде.

Муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Илдар Әрдәширов 31 мартта Яңа Йомран авылында үтәчәк халык җыелышына район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм җаваплы кешеләрен мотлак рәвештә катнашырга чакырды.


Читайте нас: