ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 апрель 2018, 10:57

Чаңгы сезоны ябылды

“Карагай” чаңгы базасында быелгы чаңгы сезонын ябу ярышлары оештырылды. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, эшкуарлар – “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров һәм шәхси эшкуар Әлиф Газизов әлеге чараның озак вакытка җитәрлек тәэссоратлар белән истә калуы өчен зур тырышлык салдылар.

Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча үтте. 14-18 яшьлек үсмер егетләр арасында Тимур Хаҗиманов — I, Илсур Гәрәев – II, Руслан Хәтмуллин III урыннарны яулады. Бу яшьтәге кызлар арасында Арина Вәлиева иң җитезе булып чыкты, Эльвина Галимовага икенче урын бирелде.

19-35 яшьлек ир-егетләр арасында, дистанцияне 18 минут 15 секундта үтеп, беренчелекне Рөстәм Янгиров яулады. Илшат Муллаянов финиш сызыгын икенче булып үтте, өченче урында – Азамат Гыйззәтуллин. Әлеге яшь төркемендә ярышучы хатын-кызлар булмады. 36-55 яшьлекләр арасында ярыш аеруча киеренке барды. Ир-егетләрдән иң җитезе Фәрит Големов (16 мин.33 сек.) булып чыкты, Данил Зәкәриев аннан бер генә секундка калышып, икенче урынны яулады. Өченче урынга лаек булган Олег Солтанов алардан 9 секундка калышты. Хатын-кызлар арасында беренче булып финиш сызыгын Зинфира Садыйкова узды, Альбина Рәхимова, аннан 3 минутка калышып, II урынны биләде. 56 яшьтән өлкәнрәкләр арасында хатын-кызлардан Резеда Тимофеева беренче, Фәнилә Шәфыйкова икенче урыннарны алды, ирегетләрдән Әлиф Газизов беренче, Сергей Гусев икенче, Фауат Әхмәдиев өченче баскычларны биләде.

Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләде, Әлиф Газизов исә һәр призерга тере тавыклар бүләк итте.

“Карагай” чаңгы үзәге җитәкчесе, “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Наил улы Хәбиров чаңгы юлында 1000 чакрым юл үтүчеләргә махсус бүләк булдырылуы турында игълан итте. Быел аңа Сергей Гусев белән Фауат Әхмәдиев лаек булды.

Гомумән, саф һавада сәламәтлекләре өчен файда китерерлек шөгыльне үз иткән якташларыбызның күпчелеге әнә шулай бүләкләр алып сөенде.
Читайте нас: