ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 апрель 2018, 13:34

Бердәм эш нәтиҗә бирә

Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясенең чираттагы рейды Тайняш һәм Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәләрендә үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлеге белгече Гөлнара Бакиева, участок уполномоченныйлары, “Газпром Газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы, МЧС хезмәткәрләре, авыл Советы хакимиятләре башлыклары, яшьләр эшләре белгечләре, фельдшерлар, авыл Советы депутатлары, авыл хатын-кызлар советы, авыл ветераннар советы рәисләре, мәктәп директорлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Рейд барышында комиссия Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәгән 6 гаиләнең яшәү шартларын карады. Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсендә 9 гаиләнең тормыш хәле тикшерелде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, исәптә торучы гаиләләрнең берничәсендә уңай якка үзгәрешләр бар. Әмма бу әле аларны имин булмаган гаиләләр исәбеннән төшерү дигән сүз түгел. Аларны бары тик даими контрольдә тоту, килеп туган проблемаларның бердәм хәл итү юлларын тапкан очракта гына, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа тәртип бозучы гаилә әгъзалары белән комиссия хезмәткәрләре тарафыннан гына түгел, мәктәп, мәчет, хатын-кызлар советы,хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә ныклы эш алып барыла.

“Газпром Газораспределение –Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы, МЧС хезмәткәрләре кергән һәр йортны хәвефсезлек ягыннан тикшерде, җитешсезлекләр булган очракта, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итте.

Ахырда комиссия әгъзалары авыл мәчетләрен карап чыкты. Анда алар авыл имам-хатыйблары белән әңгәмәләшеп, мәчетнең документлары һәм аның әдәбияты белән танышты, бинаны янгын хәвефсезлегенә тикшерде. Рейдлар калган авыл Советларында да дәвам итәчәк.
Читайте нас: