ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 апрель 2018, 11:23

Театр яктылыкка, нурга илтә…

“Театр язы – 2018” фестивале башланып, бу көннәрдә авыл мәдәният йортларында үзешчән театрлар чыгыш ясый.

Фестивальнең максаты – үзешчән театрларны таныту, аларны халыкка чыгару, репертуарларын баету, һәвәскәр башкаручыларның осталыгын чарлау һәм үзешчән театрларның ролен күтәрү. Район күләмендә мондый фестивальләр оештыру булган сәләтләрне очарга, үстерергә ярдәм итә.

Үз авылдашларың куелышында спектакль карау бик күңелле. Андый чакта башкаланың мәшһүр актерлары бер якта торсын. Монда бит синең әниең, туганың, күршең яки хезмәттәшең уйный. Уйный дип әйтү генә аздыр да әле. Актерлар образга шулкадәр кереп бетә, актер белән әсәр героен аермыйсың да хәтта.

Спектакль куелышының төп уңышы да әнә шундадыр ул, мөгаен. Чакмагыш авылы мәдәният йортының “Замандашлар” татар театрының чыгышын карагач, күңелемдә шундый фикер уянды. Халык театры исемен йөрткән әлеге коллектив елдан-ел яңа үрләр яулый, осталыгын үстерә, ныгыта. Быел алар Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр. Әсәрнең сюжеты беренче минутлардан аңлашып бетмәсә дә, әкренләп чишелеш ягына таба тамашачыда зур кызыксыну уятты. Спектакльдә беренче саф мәхәббәт, яшьлек хатасы, гаилә мөнәсәбәтләре, ялгызлык темалары чагыла. Театрның режиссеры Ревинер Гобәев сәхнәләштергән әлеге моңсу комедиядә төп роль – Гыйльфанны зур осталык белән Рәсим Батыргәрәев башкарды.
Читайте нас: