ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 апрель 2018, 10:49

Зур зыянга юл куелмады

Быелгы кыш үзенчәлекле килү сәбәпле (декабрь аенда да кар катламының үтә юка булуы, шактый салкыннар тору, февраль-март айларында күпләп кар яву һәм башкалар) туфрак катламы күп урыннарда 1,5 метргача туңды.

Гидрометеорологларның кинәт җылытып җибәрү очрагында кар суларының җиргә сеңмичә, көчле агымга әверелеп агып китәчәген фаразлаулары дөрескә чыкты: 10-11 апрель көннәрендә һава температурасының 15 градускача җылытуы, төнлә дә туңдырмау көчле су ташуга китерде, бу исә гидротехник корылмаларга, торак пунктларына хәвеф белән янады.

Районыбыздагы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы системасына караган оешма-учреждениеләрнең уяулыгы, яхшы һөнәри әзерлеге, гадәттән тыш хәлләр очраклары килеп туганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген һәрдаим өйрәнү күнекмәләрендә үзләштерә баруы аркасында көчле су агымын чагыштырмача имин үткәрүгә ирешелде, зур матди югалтуларга, кешеләр казалануга юл куелмады. Район үзәгенең кирпеч заводы ягы бистәсендәге урамнарда дистәдән артык йорт хуҗалыгы аша көчле ташкын узу табигать шартлары аркасында килеп туган каза буларак теркәлде. Анда каза күргәннәрнең исәбе алып барыла, матди зыян күләме ачыклана һәм бу юнәлештә ярдәм күрсәтү юллары билгеләнелә. Җомга көнне бу җәһәттән гражданнар сходы үтте, югарыда санап үтелгәннәр каза күрүчеләргә тәфсилләп аңлатылды.

Суның көчле агымы күп урыннарда сусаклагычларга хәвеф белән янады. Буалар иминлеге өчен җаваплы хезмәткәрләрнең фидакарьлеге аркасында зур казаларга юл куелмады.

Көчле ташкын аркасында Чәрмәсән елгасы ярларыннан чыгып, Яңа Йомран авылының Гыйззәтуллин урамының түбәнге өлешендәге җиде йорт хуҗалыгы участогын су басты. “Башгидромет”ның биредәге гидрологик посты күзәтчесе Фәнүр Ганиев Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәсәнов белән каза күргән участокларда яшәүчеләрне барлап, кирәк очракта – азык-төлек, медикаментлар белән тәэмин итеп, теләүчеләрне вакытлыча эвакуацияләү пунктына илтүне оештыра. Биредә үк муниципаль район хакимияте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, газ, электр энергиясе, элемтә белән тәэмин итү өчен җаваплылар да һәртөрле көтелмәгән хәлләргә әзер тора. 12 апрельдә ярдан ташып чыккан су биеклеге 238 сантиметр тәшкил итсә, бер тәүлектән аның күләме беркадәр кими төшкән иде. Авылдан чыгу юлын өлешләтә су басу сәбәпле, кешеләрне йомыш-юлга өч көймә белән кертү-чыгару оештырыла, караңгы вакытта авыл урамнары яктыртып торыла. Барлык хезмәтләр дә зур су кайтканчы тәүлек әйләнәсенә дежурда булачак.
Читайте нас: