ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 апрель 2018, 10:55

Озын гомер итү сере – җәяү йөрү

Иске Калмашта яшәүче Фәгыйлә Гайсинага 95 яшь тулды

Шушы көннәрне Иске Калмаш авылында яшәүче Фәгыйлә Фәткулла кызы Гайсинаны 95 яше белән тәбрик итәргә бардык.

Анда муниципаль район Советы рәисе Салават Гыйззәтуллин, район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альберт Макулов, Иске Калмаш авылы ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, авыл старостасы Айсылу Баһаветдинова, район үзәк дәваханәсе вәкилләре Алина Латыйпова, Резида Хәйдәрова, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

“Фәгыйлә Фәткулла кызы Гайсина – легендар хатын-кыз”, – диде Айсылу Үзбәк кызы. Чөнки аның катлаулы тормыш юлына сокланмый мөмкин түгел. Фәгыйлә апа бар гомерен кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлый. 1942 елны ул сугыш яланнарына чакыртыла. “Әмма сугышта тән җәрәхәтләре алучыларны савыктырырга гына түгел, кулга винтовка тотарга да туры килде”, – ди ике дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы орденнарына лаек булучы Фәгыйлә Гайсина. Фронтовик, Дан ордены кавалеры Карам Гайсин белән алар дүрт балага гомер бирәләр. Киленнәре фаҗигале рәвештә һәлак булгач, Фәгыйлә апа ике оныгын аякка бастырып, аларга белем алырга ярдәм итә. Бүген ул тугыз оныгы кочагында яши. “Иске Калмаш белән Чакмагыш арасын гомер буе җәяү йөрдем”, – хаклы ялга чыкканнан соң да 12 ел гомерен кешеләр дәвалауга багышлаган Фәгыйлә апа.

95 яшен билгеләгән Фәгыйлә апа Гайсинага РФ Президенты В.В.Путинның котлау хаты, район һәм авыл хакимиятләре башлыкларының котлау хатлары, район үзәк дәваханәсе исеменнән бүләкләр тапшырылды.


Читайте нас: