ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 апрель 2018, 11:55

Бәхетлеләр бүләк отты

Хәбәр итүебезчә, агымдагы елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу кампаниясендә “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты оештырган “Сәламәт булыгыз” акциясендә 12 райондашыбыз призлар отты.

Бәхетле бүләк ияләре белән без шушы көннәрдә редакциябездә очраштык. Чакмагышта яшәүче Зәбидә Сираева–“Игенче”нең күптәнге укучысы, гәзитнең һәр санын түземсезләнеп көтеп ала торган тугры дустыбыз. Гәзитне күптәннән алдырса да, республика лотерея уенында беренче генә катнашуы аның.

–Гәзит-журналлардан өзелгәнебез юк. “Игенче”гә ел саен язылам, элек республика, үзәк басмаларына да языла идек, 18әр гәзит-журнал килә иде өебезгә. Соңгы елларда хаклары артык нык кыйммәтләнде. Шуңа да үзебезнең республика, районда чыкканнарына гына язылырга туры килә. “Игенчем”не нык яратып укыйм. Басмабыз елдан-ел үзгәрә, матурая, эчтәлеге ягыннан да бай, заман белән бергә атлый. Аеруча мәктәп тормышы, үрнәкле гаиләләр, яшьләр турындагы язмаларны укырга яратам. “Сәламәт булыгыз” акциясендә катнашып, бүләк отуыма бик шатмын. Киләчәктә дә “Игенче”безгә рәхмәтле гәзит укучылары юлдаш булсын, – диде ул. Приз отучыларны редакциябездә көтеп калабыз.
Читайте нас: