ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 апрель 2018, 11:48

Тәрбияви әһәмияте зур

Авыл җирлегендә үзешчән театр сәнгатен һәм анда яшәүче үзешчәннәрнең осталыгын үстерү, халыкны мәдәният тормышына җәлеп итү максаты белән районыбызда игълан ителгән “Театр язы-2018” фестивале эстафетасын Яңа Коты авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Хыял” театр коллективы әгъзалары да лаеклы дәвам итте.

Алар сайлап алган “Акча кемгә кирәкми?” (авторы – Мөдәрис Мөсифуллин) комедиясе дә әхлакый-рухи сыйфатлар берникадәр тоныкланып калып, байлык артыннан куу, алдау-йолдау юлы белән булса да баерга теләүчеләр арткан заман күренешләрен тасвирлый. Әмма театр сәнгатенең әһәмияте, тәрбияви максаты да шунда: һәр заманның үз геройлары – намуслы, изге күңелле, хакыйкатьне өстен күрүче кешеләрнең барыбер дә булуы, дөреслекнең тантана итүе белән тәмамлана бик күп тамашалар, намуслылыкка, кешелекнең иң асыл сыйфатларын югалтмаска өнди. Спектакльдә рольләрне башкарган хезмәт ветераннары Рәшит Шәяхмәтов (Закирҗан) һәм Флүрә Яһудина (Бибисара), техник хезмәткәр Лида Муллаянова (Фатыйма), фельдшер-акушерлык пункты мөдире Светлана Шәяхмәтова (Гөлсем), авыл мәдәният йорты мөдире Урал Шәяхмәтов (Галиулла), слесарь Әлфир Гыйльманов (Буйчан егет), балалар бакчасы хезмәткәре Гөлна-

ра Музаева (Мыеклы кеше), техник хезмәткәр Ләйсән Шәвәлиева (Тәбәнәк кеше), савучы Ләйсән Мөхәммәдиева (сары чәчле хатын) үз образларын оста итеп ача алды, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын һәр тамашачы күңелендә калырлык итеп тасвирлады, залдагы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Автор фикерен уңышлы һәм үтемле итеп халыкка җиткерүдә тамашаның режиссеры булган һәм үзе үк декорацияләрне әзерләнгән Урал Шәяхмәтов, музыкаль яктан бизәүче Илмир Фәррахов, хаклы ялдагы актив җәмәгатьче, хезмәт һәм сәхнә ветераны Лүзә Галләмованың да тырышлыгы зур булды. Тамаша ахырында Лүзә Фәрит кызы тамашада катнашып, авылдашларын мәдәниятле һәм күңелле ял иттергән үзешчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, чәчкәләр тапшырды.


Урал Шәяхмәтов, Яңа Коты авылы мәдәният йорты мөдире,

Рәзилә Арсланова, үз хәбәрчебез.
Читайте нас: