Бердәм хезмәт өмәләре оешкан төстә үтте. Бу көнне табигать тә аяз, кояшлы көн бүләк итте. Халык тирә-якны тырма белән көзге яфраклардан тазартты, юл буйлары чистартылды, кайбер оешма хезмәткәрләре коймаларны да буяп, яңартты. Бердәм көч тау күчерер, дигәндәй, тирә-ягыбыз ялт итеп калды. Җыелган чүпне капчыкларга тутырып, полигонга ташыдылар. Язгы шимбә өмәләре әле алдагы көннәрдә дә үтәчәк, анда райондашларны актив катнашырга чакырабыз. Тирә-яктагы чисталык үзебез өчен генә түгел, табигать өчен дә бик мөһим.