ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 Май 2018, 11:05

Мөһим мәсьәләләр күтәрелде

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайга “Бердәм Русия” партиясеннән депутат буларак тәкъдим ителәчәк кандидатлар алдан тавыш бирүдә катнашучылар өчен үткәрелгән дебатларда чыгыш ясадылар. Бу чара районыбызда 7 майда оештырылды. “Агросәнәгать комплексы һәм авылны үстерү – ярдәм итү векторлары” темасына багышланган дебатларда алар шушы тармактагы проблемаларны чишү өчен тәкъдимнәрен җиткерде.

Анда үз фикерләре белән гамәлдәге Корылтай депутаты, «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Соколов, җаваплылыгы чикләнгән токымчылык буенча “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Казыйханов, муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгатьчелек советы рәисе, Чакмагыш гимназиясе укытучысы Илдус Шәйдуллин көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча проектларын җиткерде, фикерләре белән уртаклашты, залда утырган җанатарлар төркеме әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

Сайлаучылар кандидатларны күзгә-күз очрашуларда гына түгел, ә җәмгыять иминлеге өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләүгә багышланган дебатларда күрде һәм тыңлады. Әлеге дебатлар рәсми сайтларда турыдан-туры трансляцияләнә барды.


Читайте нас: