ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 Май 2018, 11:10

Ункөнлектә язылып калыгыз!

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Русия почтасы”ның Башкортстандагы бүлекчәсе белән берлектә 10-20 май көннәрендә матбугат басмаларына арзанрак хакка язылу ункөнлеген үткәрә. Әлеге акция барышында бик күп гәзит-журналларга, шул исәптән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә дә язылу хаклары шактый киметелә. Әлеге ункөнлектә генә “Игенче”гә быел июль-декабрь айларына язылу хакы 802 сум 98 тиен (I, II төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 712 сум 56 тиен), “Сарманай” гәзитенә – 176 сум 58 тиен (льготалыларга – 168 сум 30 тиен) тора. Гәзитләрне редакциядән килеп алу шарты белән язылганда “Игенче”гә 6 айлык язылу хакы 450 сум, “Сарманай”га – 150 сум тәшкил итә, шулай ук аларга электрон язылырга да мөмкин (“Игенче”гә – 432 сум, “Сарманай”га – 168 сум).

Хәтерегезгә төшерәбез, 21 майдан хаклар яңадан элекке хәленә кайта. Гәзитләребезгә язылучылар “Атна саен бүләк от”, “Бәхетле авто”, “Суперприз от” һәм башка акцияләрдә дә катнаша ала. Алар турында һәр почтальонда, элемтә бүлекчәләрендә, почтамтта тулы мәгълүматлар алып була.

Мөхәрририят.
Читайте нас: