ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 Май 2018, 11:30

Арзанрак хакка язылып калыгыз!

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Русия почтасы”ның Башкортстандагы бүлекчәсе белән берлектә 10-20 май көннәрендә матбугат басмаларына арзанрак хакка язылу ункөнлеген үткәрә. Әлеге акция барышында бик күп гәзит-журналларга, шул исәптән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә дә язылу хаклары шактый киметелә. Әлеге ункөнлектә генә “Игенче”гә быел июль-декабрь айларына язылу хакы 802 сум 98 тиен (I, II төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 712 сум 56 тиен), “Сарманай” гәзитенә – 176 сум 58 тиен (льготалыларга – 168 сум 30 тиен) тора. Гәзитләрне редакциядән килеп алу шарты белән язылганда “Игенче”гә 6 айлык язылу хакы 450 сум, “Сарманай”га – 150 сум тәшкил итә, шулай ук аларга электрон язылырга да мөмкин (“Игенче”гә – 432 сум, “Сарманай”га – 168 сум).

21 майдан хаклар яңадан элекке хәленә кайта. Алдагы кампанияләрдәге кебек үк, “Атна саен бүләк от” акциясен башлап җибәрдек, ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. “Игенче”гә 6 айга язылу квитанциягезнең күчермәләрен редакция адресына юллагыз (яки элемтә бүлекчәләрендә калдырыгыз, я булмаса үзегез кертеп чыгыгыз). Атна дәвамында кергән квитанцияләр арасында бүләкләр уйнатылачак һәм бүләк отучы абунәчеләр исемлеге гәзиттә бирелгәч, бәхетле бүләк ияләренә аларны кереп алырга гына калачак.

Шулай ук “Бәхетле авто” акциясен дә үткәрәчәкбез. “Игенче”гә 6 айга язылучы абунәчегә “Район гәзитенә языл һәм приз от” дигән ябышма кәгазь дә бирелә. Аны автомобильнең арткы тәрәзәсенә ябыштырып йөргән абунәче дусларны билгеләнгән көнне квитанцияләре белән махсус урынга чакырып, призлар уйнатачакбыз.

“Суперприз от!” акциясендә катнашу өчен 6 айга “Игенче”гә һәм берәр генә булса да республика гәзите яки журналына язылырга кирәк. Әлеге квитанция күчермәләрен Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 санлы йорт адресы буенча матбугат басмаларын тарату бүлегенә юлларга һәм “БСТ” каналы аша әлеге бүләкләрне лото-

тронда уйнату көнен көтәргә (алдан хәбәр итәчәкбез) генә кала. Мондый акцияләрдә Чакмагыш абунәчеләренең бүләксез калганы булмады әле. Ә бәлки сез чираттагы бәхетле отучы булырсыз?! Әйдәгез, дуслар, барыбыз да бергәләп район басмаларына бердәм язылыйк! Дуслар булыйк!


Читайте нас: