ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 Май 2018, 10:59

Яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырылды

Авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм хезмәт итүчеләр өчен Русия Хөкүмәте карары белән расланган “БР 2020 елга кадәр чорда авылларның тотрыклы үсеше” дигән федераль максатлы программа безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә.

Программа таләпләре буенча, субсидия алуга дәгъва итүче авыл җирендә яшәргә, төп хезмәт эшчәнлеген авылда алып барырга һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылырга тиеш. Моны җирле үзидарә органнарыннан бирелгән документлар раслый. Шушы шартлар үтәлгән очракта программада катнашучылар торакның берникадәр өлешен төзүгә дәүләттән субсидия алуга өмет итә ала. “Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр” категориясе буенча торак төзелешенә субсидия алырга теләүчеләрнең яшьләре 35тән артмасын, бер яки аннан күбрәк балалары булган, яки тулы булмаган гаиләләр дәгъва итә ала. Ата-ананың берсе булса да авылда хезмәт килешүе буенча яки социаль тармакта эшләргә тиеш. Шулай ук яшь гаиләнең авыл җирендә яшәве, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы шарт булып тора.

Күптән түгел субсидия алу бәхетенә тагын алты гаилә иреште. 4 майкөнне муниципаль район хакимиятенең кече залында аларга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды. “Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидия”гә ия булучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев тәбрикләде. Ул яшьләргә авыл җирендә тырышып эшләргә, корган гаиләләре белән башкаларга матур үрнәк булып яшәргә һәм югары уңышларга ирешергә, дигән теләк белдерде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: