ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 Май 2018, 11:25

Тырыш хезмәткә –кадер-хөрмәт

Исегезгә төшерәбез: “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Русия почтасы” белән берлектә 10 көн дәвамында матбугат басмаларына арзанрак хакка язылу мөмкинлеген тәкъдим итә.

Әлеге акция барышында бик күп гәзит-журналларга, шул исәптән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә язылу хаклары шактый киметелә. Район хәбәрләре, авыл тормышы, мәгариф, мәдәният яңалыклары, яшьләр тормышы турында күбрәк белергә теләсәгез, урындагы басмаларга язылып калырга ашыгыгыз. Район гәзитенә язылу буенча активлык күрсәткән Иске Калмаш почта бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштык.

–Биредә, миннән башка, тагы 2 почта хезмәткәре эшли. Алар Иске Калмаш авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Вәсилә Исламова, Әлфия Шәмсетдинова – почта бүлекчәсенең алыштыргысыз хезмәтчәннәре. Үзегез белүегезчә, хат ташучы хезмәте җиңелдән түгел. Шулай да кызлар тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп башкаралар, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Почта хезмәтчәненең тырышлыгы авыл кешесе өчен мөһим, кирәкле хезмәтләрнең берсе икәнен һәркайсы төгәл аңлый, – дип сүз башлады почта бүлеге җитәкчесе Раушания Кашаева.

–Гәзит-журналларга язылучылар элеккеге кебек күп түгел. Интернет, кәрәзле телефон, заманча яраклаштырылган элемтә чаралары, бәяләрнең артуы нәтиҗәсе бу. Шулай да район гәзите “Игенче”не иң беренче булып яздырган, аннан башка үз гомерләрен күз алдына китерә алмаган авылдашлар бихисап. Фәридә Еникеева, Әнисә Янбухтина, Руниза Даутова, Әнвәр Тимашев, Роза Янбухтина, Мәгасүмә Сакаева, Кәүсәр Макулов, Бәйнә Йосыпова – әнә шундый актив абунәчеләребез, берничәсе 8-9ар матбугат басмалары алдыра, – диде Раушания Җиһандар кызы. Биредә ул коллектив белән 24 ел җитәкчелек итә. Уңган, булдыклы ханым почта элемтәсенә кагылган барлык эшләрне вакытында башкара. Мәсәлән, посылкалар, заказлы хатлар кабул итү һәм акча җибәрү аның вазифасына керә. Моннан тыш, почта элемтәсе бүлегендә коммуналь хезмәтләр, банк кредитлары, телефон өчен түләргә, лотерея билетлары, халык

куллану товарлары сатып алырга була. Раушания Җиһандар кызы почтага килгән һәр кешене игътибар белән тыңлый һәм, кирәк булганда, тиешле киңәшләрен бирә. Авылдашларының һәр сүзен, һәр йомышын үтәп, аларны аңлап, уртак тел табып эшли тәҗрибәле җитәкче. Почта бүлегендә без “Игенче”нең тугры дусты – 80 яшьлек Фәндидә апа Шакирова белән очрашып, таныштык.

–Район гәзитен дистәләгән еллар инде алдырабыз. Бер елны да язылмый калган юк. Аны көтеп алып укыйм, чөнки гәзитебез битләрендә район тормышы чагыла. Үзем дә еш кына туганнарыма котлаулар бирәм, хәтер яздырам. Улым Азамат Шакиров актив хәбәрче буларак та редактор Фәнис Әмирханов кулыннан бүләкләр алып тора. Редакциядә кеше хәлен аңла-

ган, һәр йомышны үтәүче хезмәткәрләр эшли, рәхмәт. Уңышлар гына телим.

Сөйләшеп торган арада почтальон Вәсилә Исламовага берничә абунәче шалтыратып өлгерде, алар ташламалы язылу мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгалар. Вәсилә ханым да 24 ел биредә хезмәт сала. Авыл халкының сөекле почтальонына әйләнгән.

–Мин Иске Калмаш авылының 13 урамында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәм. Эшем авыр дип, зарлана алмыйм, чөнки яратып башкарган хезмәт кыен була алмый. Безне һәр йортта шатланып көтеп алалар – димәк, халык өчен кирәкле эш башкарабыз, – дип абунәчеләре янына ашыкты тәҗрибәле хезмәткәр.

“Игенче”безнең тугры укучысы Роза Янбухтина белән дә телефон аша сөйләшеп алдык.

–Миңа 94 яшь. Шулай булуга карамастан, гәзит-журналларны яздырып, бик яратып укып барам.

Район тормышын җитәрлек яктыртып барасыз. “Игенче” гәзите бүгенге көндә үзенең вазифасын бик әйбәт башкара: көн кадагындагы әһәмиятле проблемалар күтәргән материалларны да, авыл тормышы, хуҗалыклар эшчәнлеге, күренекле, талантлы, кызыклы язмышлы кешеләр турындагы язмаларны да, көнкүрештә кулланырлык киңәш-табышны, котлау-игъланнарны да, тәрбияви мәкаләләрне дә укырга була. Шуңа да “Игенче” авыл кешеләренең яраткан гәзите булудан туктамый. Ә почтальоныбыз Вәсиләне бик хөрмәт итәбез. Ул бик сабыр, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю була, – диде өлкән яшьтәге гәзит укучыбыз.

Шундый ук мактау сүзләрен 4 ел почтальон булып эшләүче Әлфия Шәмсетдинова турында да ишеттек. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул да авыл халкының яраткан почтальонына әверелгән. Әлфия һәркем белән җиңел аралаша, хәл-әхвәл сорашып, җылы сүзләрен дә кызганмый. Гәзит тарату, түләү кәгазьләрен алу һәм башка хезмәтләр күрсәтә. Гомумән, Иске Калмаш почта бүлекчәсендә уңган, тату коллектив тупланган. Аннан беркайчан да кеше өзелми. Биредә эшләүчеләрнең халыкка хәбәрләр генә түгел, йөрәк җылыларын да тарата белүчеләр икәненә инандым.
Читайте нас: