ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 Май 2018, 11:22

Гомер язы үтә, күркәм көзе җитә...

Кеше гомере агым судай – бер мизгелдә узып та китә.

Хәзерге заманда гаилә төзү җиңел, ә менә аны саклап калу бик күп көч, акыл һәм сабырлык таләп итә. Шуңа да алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның тынгысыз хезмәт җимеше. 50, 60 ел иңгә иң терәшеп, озак еллар тату гомер кичергән парларга сокланмый мөмкин түгел. Гаилә көнендә алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән күркәм парларны район ЗАГС бүлегендә тәбрикләү тантанасы үтте.

Фаил белән Әлфия Сабировлар, Рәмим белән Фина Кәримовлар, Риф белән Зәйнәб Гомәровлар, Наил белән Дамира Габделлаяновлар 50 ел бергә пар аккошлардай, тигез гомер кичерә. Рәшит белән Рәминә Гариповлар, Рәмзибәк белән Әнисә Вафиннар гаиләсе дә барыбыз өчен дә матур үрнәк – алар тормыш дигән олы юлдан 60 ел дәвамында кулга-кул тотынышып атлый.

Юбилярларны муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов, район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Йосыпова, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Соклангыч парларга БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фаил Әхнәф улы юбилярларга шигырь юллары укып, чәчәк гөлләмәләре таратты.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга концерт программасы әзерләгән иде. Мәдәният йортының художество җитәкчесе Луиза Ишморатова юбилярларны чәк-чәк белән сый-

лады. Әлфинә Гатауллина, Ривенер Гобәев кунакларга моңлы җырларын ишеттерде.

“Сөйгән ярым белән бер ел очрашып йөрдек. Аны өч ел армия сафларыннан көтеп алдым. Кайткан елны кавышып, матур гаилә кордык. Биш бала үстердек, гел мәхәбәттә, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Хәзер инде оныклар бәхетенә, балалар рәхмәтенә төренеп яшибез, Аллага шөкер”, – диде Рәмим абый белән 50 ел гомер кичергән Фина апа.

“Кеше гомере кызык бит ул: гомер язы үтә, көзе килә...”– дип язылган шигырь юлларында. Гомерләрегезнең һәр фасылын шушы күркәм парлар кебек кулга-кул тотынышып, бер-берегезне хөрмәт итеп, пар аккошлардай үтәргә насыйп булсын.


Читайте нас: