ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 Май 2018, 10:49

Районда янә “Гаилә ялы” оештырылды

19 майда БР “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге “Гаилә ял көне” үткәрде. Район үзәк китапханәсе бинасына 30 га якын кеше җыелды.

Чара барышында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар ата-аналары белән төрле уен-конкурсларда катнашты. БР “Гаилә” төньяккөнбатыш районара үзәге начальнигы Илвера Шәймөхәммәтова тәүдә чарада катнашучыларны сәламләп үтте.

Аннан соң балалар ата-аналары белән берлектә фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм иткән өстәл уеннарында белемнәрен сынады. Алар белән беренче санлы урта мәктәп, гимназия логопедлары Наилә Имаева, Алия Сәлимова, БР “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге психологы Эльмира Бәдретдинова, Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Фларида Сабитова, Балалар сәнгать

мәктәбеннән Раджеш Зәйнетдинов, Балалар сәнгать мәктәбе һәм социаль приют хезмәткәрләре Айгөл Кудрявцева, Фәйрүзә Сираева төрле мастер-класслар, бию минуткалары, курчак уеннары, рәсем төшерү, аппликация дәресләре үткәрде.

“Без бергә” ирекле волонтерлар хәрәкәте кызлары балаларга бар яклап та ярдәм итте, уеннарда алар белән бергә катнашты. “Гаилә ялы”ның актив катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараны муниципаль район хакимияте, Балалар иҗат үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге, район үзәк китапханәсе берлектә оештырды. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мондый чараларга җәлеп итү бик мөһим. Аларның да башка балалар белән беррәттән төрле конкурсларда катнашып, сабакташлары белән аралашып, тирә-якны күреп үсәсе килә. Мондый очрашулар аларның ата-аналары өчен дә берникадәр ял сәгатенә әйләнә. БР “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге бу чараларны киләчәктә дә дәвам итә һәм районыбыз оешма-учреждениеләрен хезмәттәшлек итәргә чакыра.


Читайте нас: