ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 Май 2018, 12:59

Әтиләр сүзе – акылның үзе

Бала тәрбияләү процессында әни генә түгел, әтиләр роле дә бик зур. Әти-әниле булып үскән бала пар канатлы була. Районыбыз әтиләре бала тормышында үз әһәмиятләрен аңлап бетерә микән? Мәктәптә, укыту-тәрбия эшләрендә, баланың шәхси эчке дөньясында катнашамы? Бала тәрбияләүдә әти ягыннан мөһим булган үрнәк күрсәтү алымнарына ияме? Шушы һәм башка сорауларга җавапны 25 апрельдә Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән Әтиләр конференциясендә эзләделәр.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, ата-аналар һәм балалар катнашты.
Светлана Шакирова үз чыгышында гаилә кыйммәтләре турында сүз алып барды, әтиләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, бала тормышында актив катнашырга чакырды, гаиләдә әти кеше роле турында сөйләде. Бүгенге көндә доньяда миллионлаган бала әтисез үсә. Һәлак булган, яисә гаиләдән чыгып киткән әтиләрне кире кайтарып булмый. Шул сәбәпле, бик күп бала газап утларында яна, ата назына сусап яши. Мәнзүрә Нәбиева үз чыгышында бөек педагог Сухомлинскийның сүзләрен укып ишеттерде: “Барлык хезмәткәрне – каравылчыдан башлап, министрга кадәр тагы да яхшырак хезмәткәр белән алмаштырып була, әмма яхшы әтине бервакытта да башка әтигә алмаштырып булмый”.
Әйе, әти кеше бала өчен – көчле үрнәк, ир-ат башлангычы булып тора. Соңгы арада укытучыларны һәм ата-аналарны тәрбия сорауларының гел әни җилкәсенә төшүе борчый. Ә бит бала тәрбияләүдә әтиләр роле бик мөһим. Үз балаңа яхшы әти булу – һәр ир-атның изге бурычы. Яхшы әти – киңәшче дә, ярдәмче дә, тугры дус та. Әти кеше үз баласын аңлый белмәсә, яхшы әти була алмый. Әлеге чарада әтиләргә мөрәҗәгать итү, ата һәм бала арасында булган мөнәсәбәтләр турында уйландыру, әтиләрне мәктәп белән хезмәттәшлек итәргә чакыру, бала тормышында актив катнашырга җәлеп итү максатлары куелды. Гаиләдә бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән Балалар иҗат үзәге педагогы Наил Һадыев уртаклашты.
Конференцияне балалары белән чыгыш ясаган әтиләр бизәде. Алар арасында әтилле-уллы Илшат белән Илвир Әхъяровлар, Илдар Хәмидуллин, Азат белән Илһам Йомабаевлар, Алмаз Гәрәев, Әхәт Сәлахов, әтиле-кызлы Илнур белән Азалия Хәйруллиннар, Дамир Гәрәев, Самат белән Нияз Гәрәевлар бар иде. Район мәдәният йортының мәдәни җитәкчесе Денис Мансуров залда утыручыларга “Улым турында” дигән фәһемле хикәясен укып ишеттерде.
Аннары конференциядә катнашкан әтиләр Руслан Гыйрфанов җитәкчелегендә автоматны сүтеп җыю, противогаз кию конкурсларында катнашты. Илсур Саматов белән Вадим Муллагалиев иң активлары дип табылды.
Чараның тантаналы бүләкләү өлеше дә якты тәэссоратлар калдырды. Светлана Шакирова район мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге хакимиятләре исеменнән иң актив гаиләләргә Мактау грамоталары тапшырды. Ибраһимовлар, Латыйповлар, Шәрифуллиннар, Мохтаровлар, Черепановлар, Хәйруллиннар, Гыйльметдиновлар, Ахуновлар, Зәкәриевлар, Мөхәммәтхановлар, Әхмәдуллиннар, Гобәйдуллиннар, Нәбиуллиннар, Камаловлар, Кәлимуллиннар кул эшләре конкурсларында җиңү яулап, бүләкләргә ия булды. Конференция районыбызның күркәм фотолардан торган видеокүргәзмә белән аралаштырып барды. Ул Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогының Илгизәр Гаскәровның “Без – ир-атлар” шигыре белән тәмамланды. Чараны әзерләп оештыруда Балалар иҗат үзәге, район мәгариф бүлеге, район модельле китапханә хезмәткәрләре көч салды.


Читайте нас: